Куйбышев тимер юлы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q1791315 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к wikify, replaced: - → – (3), — → – (13) using AWB
Юл номеры - 1:
'''Ку́йбышев тимер юлы''' Урта [[Идел буе]] җирләрен хезмәтләндерүче тимер юллар системасы.
 
[[1936]] елның [[26 май|26 маеннан]] башлап [[Самара]]-[[Златоуст]] һәм элекке [[Сызран]]-Вязьма тимер юлларын берләштерә. Юлларның тулаем озынлыгы 11 502,5 км, шул исәптән төп юллар озынлыгы - 7 234,8 км. Юлның идарәсе [[Самара]]да урнашкан.
* Куйбышев тимер юлы Горький тимер юлы белән Чынлы һәм Алнаши станцияләрендә тоташа.
* Көньяк Урал тимер юлы белән: [[Кинель]], [[Кропачево]], [[Мораптал]], [[Белорецк]] станцияләре аша.
* Мәскәү тимер юлы белән: Ряжск станциясе аша.
Куйбышев тимер юлы көнбатыштан көнчыгышка баручы ике параллель диярлек сызыктан тора.
Берсе Кустарёвка Инза [[Сембер]], икенчесе – Ряжск [[Самара]]. Алар Башкортстанның [[Чишмә (Башкортстан) |Чишмә]] станциясендә бергә тоташа һәм Урал таулары эргәсендә тәмамлана. Башка ике линия: [[Рузаевка]] [[Пенза]] Ртищево һәм [[Сембер]] [[Сызран]] [[Сарытау]] төньяктан көньякка бара
[[Файл:Kujbyshev timer yuli.jpg|400px|thumb|right|Куйбышев тимер юлы, 1940 ел]]
Куйбышев тимер юлы иң зур сәнәгать комплексларын тәэмин итә: [[Чаллы]]дагы, [[Тольятти]] һәм [[Сембер]]дәге автомобиль заводларын, нефть эшкәртү, химия сәнәгате заводлары һәм корал җитештерүче предприятиеләр.
 
== Тарих ==
Куйбышев тимер юлына керүче беренче тимер юл – Моршанск - [[Сызран]] сызыгы 1874да төзелә, [[1877 ел]]да [[Кинель]]гә кадәр сузыла. [[1880 ел]]да [[Идел]] аша Сызран күпере салына. [[1888 ел]]да Кинилдән Уфага кадәр сузыла, [[1890]]дә – Златоустка, [[1892 ел]]да - [[Чиләбе]]гә.
 
Куйбышев тимер юлына керүче [[Рузаевка]] [[Сызран]] сызыгы [[1898]] елда төзелеп бетә. Хәзер тимер юлның төньяк йөрешенә керүче Инза Сембер сызыгы [[1898]] елда төзелә. Аннары Батраки ([[1900]]), Часовня-Пристань [[Мәләкәс]] ([[1902]]) станцияләре барлыкка килә. [[1911 ел]]да юл [[Мәләкәс]]тән [[Бөгелмә]]гә озайтыла. [[1914]] елда [[Чишмә (Башкортстан) |Чишмә]]дә төньяк һәм көньяк йөрешләр кушыла.
 
[[1936 ел]]да Дим [[Ишембай]] сызыгы төзелә.
 
[[1989]] елның [[4 июнь|4 июнендә]] Аша Олы-Теләк арасында [[Рәсәй]] һәм [[СССР]] тарихында иң дәһшәтле тимер юл һәләкате килеп чыга. 575 кеше һәлак булган.
==Чыганак==
[http://ru.wikipedia.org/wiki/Куйбышевская_железная_дорога Русча wikipedia-дәге бит]
 
 
{{Русия тимер юллары}}
 
[[Төркем:Тимер юллар]]