Бәркә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 59:
[[Алтын Урда]] шәһәрләрендә [[Мәчет|мәчетләр]], мәдрәсәләр, кәрван-сарайлар ачыла. Сарай-Бату шәһәре [[Сарай-Бәркә]] дип йөртелә башлаган.
=== Болгар шәһәрен үстерү ===
[[Файл:Минарет.jpg|250px|мини|уңда|Болар шәһәре Җәмигъ мәчетенең Зур Манарасы, 1236 елдан соң төзелә башлаган]]
[[Болгар шәһәре]] яулардан соң тиз үсә башлый һәм Алтын Урданың иң мөһим икътисади, сәяси үзәгенә әверелә.
 
Строка 67 ⟶ 68 :
==== Ислам дине таралышы ====
Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне [[Мисыр]] тарихчысы ән-Нүвәйри XIV йөз башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул /Бәркә/ беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».
 
===Халык санын исәпкә алу===
Бәркә хан тәхеттә утырган дәвердә, 50 нче елларның азагында, Алтын Урдада һәм аңа буйсынган дәүләтләрдә, шул исәптән Русьтә да, беренче мәртәбә халык санын исәпкә алу уздырыла (кызганычка каршы, аның мәгълүматлары сакланмаган).