Бәркә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 52:
 
Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Жучи улусы рәсми төстә империя эчендә яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да кахан исеменнән суктырыла. Ә инде Хублай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана—бөек ханны санга сукмый башлый.
 
=== Эчке сәясәте: шәһәрләр төзү ===
 
Бәркә хан Ислам динен кабул иткәннән соң шәһәр тормышын һәм сәүдә үстерә башлаган. [[Идел буе Болгары]] йогынтысында булып Бәркә күп яңа шәһәрне салган һәм иске сәүдә үзәкләрен ныгайткан.
 
[[Алтын Урда]] шәһәрләрендә [[Мәчет|мәчетләр]], мәдрәсәләр, кәрван-сарайлар ачыла. Сарай-Бату шәһәре [[Сарай-Бәркә]] дип йөртелә башлаган.
=== Болгар шәһәрен үстерү ===
[[Болгар шәһәре]] яулардан соң тиз үсә башлый һәм Алтын Урданың иң мөһим икътисади, сәяси үзәгенә әверелә.
 
Болгар шәһәре - Бәркә хан икамәте <ref>резиденция</ref> булган. Поло бертуганнары 1261-1262 елларда Болгар шәһәрендә булып күп мөһим тарихи мәгълүматлар калдырганнар.
 
[[Болгар шәһәре]]ндә акча сугу йорты урнашкан булган.
 
==== Ислам дине таралышы ====
Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне [[Мисыр]] тарихчысы ән-Нүвәйри XIV йөз башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул /Бәркә/ беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».