Бәркә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 76:
=== Кавказ сугышының беренче чоры: 1262—1263 ===
[[1263]] елның 13 гыйнварында [[Терек]] буенда Бәркә һәм Хулагу арасында хәлиткеч сугыш булган. Бу сугышта Бәркә гаскәре җиңә. Ике яктан күп югалтулар булган. Хулагу Тәбризгә чигенә һәм яңа сугышка әзерләнә башлый.
 
=== Фракиягә яу ===
[[1265]] елда Бәркәнең татар гаскәре [[Дунай буе Болгары]]на булыша һәм Византиягә болгар-татар явы оештырыла. 20 меңле Алтын Урда гаскәре Византияне Хулагу Ираны белән хезмәттәшлеге өчен җәза бирмәкче булган.
 
Татар гаскәре [[Константинополь]]гә һөҗүм итмәгән, ләкин Энос шәһәрен басып алган, селҗүк солтанын Византия әсирлегеннән азат иткән.
=== Кавказ сугышының беренче чоры: 1265—1266 ===
 
Бәркә гаскәре Ногайга булышка барган, Кура елгасында Бәркә татар гаскәре һәм Абага гаскәре арасында җәядән ату бәрелеше 14 көн дәвамында булган.
 
Бәркә Кура елгасы аша чыгу өчен Тифлис шәһәренә юнәлгән, ләкин анда авырып киткән һәм тиздән үлгән.
 
Бәркә үлгәннән соң Алтын Урда һөҗүмне туктаган һәм сугыш хәрәкәтләре бетте.
 
== Соңгы яу ==
Кавказ яуда [[1265]]-[[1266]] барганда Бәркә авырып киткән һәм үлгән. [[Сарай-Бату]] шәһәрендә күмелгән булган.