Киев Русе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
18mk (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 77:
 
Чәчәк ату дәверендә Борынгы урыс дәүләте [[Таман ярымутравы]]ннан көньякка, [[Днестр]], [[Висла]] елгаларына кадәр көнбатышка, [[Төньяк Двина]] елгасына кадәр төньякка кадәр җәелгән булган.
== Киев Русе белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре ==
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рязань кенәзлеге|Рязань]], [[Муром кенәзлеге|Муром]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән [[Идел буе Болгары|Болгар иленә]] - [[Биләр]] шәһәренә һөҗүм итә.
 
[[Идел буе Болгары]] белән Киев Русе арасындагы килешүләре:
* 1) Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]]нең бөек кенәзе [[Владимир I]] арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң ([[985]]), кенәз [[Владимир I]] болгарларның [[икътисад]]и яктан өстенлеген таный ('''«... все они в сапозех»''') һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый ('''«им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»'''), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
* 2) [[Идел буе Болгары]] дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән [[1006]] елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
* 3) [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы [[1221]] елгы килешү. Болгарлар русларның [[Устюг]] шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның [[Ашлы]] шәһәрен ([[1220]]) яулап алу [[сугыш]]ларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, [[Ука|Ука]] елгасы буенда урнашкан кайбер [[мордва]] [[авыл]]лары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
* 4) [[1229]] елгы [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы килешү ([[1229]]). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән Сура елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә '''ачлык афәтеннән котылу''' чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
 
== Таркалыш ==