Мөдәррис Вәлиев: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
Әдәбият тәнкыйтьчесе, [[шагыйрь]] Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе – Салих Маннапов) [[1953 ел]]ның [[30
1971–1976 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган һәм республика яшьләр-балалар матбугатында исеме күренә башлаган Мөдәррис университет студентларының атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген җитәкли. Бу чорда аның шигырьләре күмәк җыентыкларга керә, Казан радио һәм телевидениесе аша яңгырый. Ул шулай ук студентларның гыйльми җәмгыятенә яратып йөри, вузара фәнни конференцияләрдә докладлар укый, әдәбият фәненә караган беренче эшләре белән университет күләмендәге конкурсларда дипломант була. Фәнни эшкә сәләтен күреп, аңа Х.Госман, И.Нуруллин, Н.Юзиев кебек остазлары – танылган галимнәр игътибар итә, аспирантурада укырга калу турында тәкъдимнәр ясала; әмма ул университет дипломын яклаганчы ук «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнашуны хәерлерәк күрә.
|