Бал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
== Балның бүленеше ==
Чыгышы,составы, тәме, төсе һәм башка үзенчәлекләре буенча бер ничә төркемгә бүлеп йөртелә
* Географик чыгышы буенча: [[Башкортстан|башкорт балы]] балы, Алыч[[Ерак көнчыгыш]] балы, [[Алтай]] балы;
* Ботаник чыгышы буенча: чәчкә балы, яфрак балы, катнаш бал;
* Эшкәртү буенча: кәрәзле бал, аертылган бал;
Юл номеры - 14:
 
==Балның сыйфаты==
Билгеле булганча, [[бал кортлары]] балны [[үсемлек]] нектарыннан ясый. Кайбер вакытта бал өлгереп җитми. Бу аны кәрәздән вакытыннан иртәрәк алган очракта күзәтелә. Андый балның составында су микъдары күп була, шунлыктан ул бик тиз әчи. Саклаган вакытта өлгереп җитмәгән бал ике катламга — [[шикәр]]ләнгән һәм сироп сыман катламнарга аерыла. Әчүен туктату өчен, кайбер умартачылар балны 8O0C8O°C ка кадәр җылыталар. Мондый бал, үзенең барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент — диастазаны да югалтып, азык матдәләренең гап-гади катна- шмасына әйләнә.
 
Балның табигыйлеге диастаза саны буенча билгеләнә. Бу санны бары тик белгечләр генә билгели ала. Ә балда диастаза бармы-юкмы икәнлеген үзегез дә ачыклый аласыз. Балның сыйфатын иң элек тәме һәм тышкы билгесе буенча белергә мөмкин. Табигый, ягъни чын бал масса сыман булырга, авызны камаштырырга һәм тамак төбен җиңелчә генә кытыклап торырга тиеш. Аның утырмасы булмый. Тагын шунысын белү мөһим: гадәттә бал, суыртып бер ай үткәннән соң, шикәрләнә башлый. Бу анда [[глюкоза]] микъдарының күп булуын күрсәтә. Шуңа күрә кыш уртасында үлчәп сатыла торган үтә күренмәле бал күрсә- гез, алырга ашыкмагыз. Аның ялган бал булуы бар. Балның шикәрләнүе аның файдалы сыйфатларына тәэсир итми. Әгәр сез үтә күренмәле сыек бал яратасыз икән, шикәрләнгән балны температурасы 4O°C тан артык булмаган суга куеп җылыта аласыз. Балның файдалы матдәләре таркалмасын дисәгез, аны беркайчан да ут өстендә җылытмагыз. Белгечләр балның киң ассортименты белән сату итүчеләрдән бал алырга киңәш итми. Кулланучыларны кызыктыру максатыннан, кайбер сатучылар еш кына [[сырганак]], [[гөлҗимеш]] баллары да тәкъдим итәләр. Балның андый төрләре табигатьтә очрамый, чөнки әлеге үсемлек чәчәкләренең нектары булмый. Балның аерым бер төрен генә эзләп йөрү шулай ук дөрес түгел. Беренчедән, балның барлык төрләре дә файдалы. Икенчедән, теге яки бу сортның чын бал булуын ачыклау бик җиңел эш түгел.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page54 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит54]</ref>