Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Урман''' — [[агач]]чыл [[үсемлекләр]] белән капланган [[Җир]] йөзенең бер өлеше. Урманнар коры җирнең 27 %, 3,4 млрд. [[га]] мәйданын биләп тора. Урманнарның 30 проценты – ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.
 
Әлегә урманнар [[коры җир]]нең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы [[тормыш]]ның бар булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар.
Урманнарда, агач һәм үсемлекләрдән тыш, үзенә төрле [[микроорганизм]]нар, [[бөҗәк]]ләр һәм [[хайван]]ларны алган үзенчәлекле катлаулы [[экосистема]] барлыкка килә.
 
==Урман төрләре==
[[Тайга]] - ылыслы урман, урман зонасының күп өлешен алып тора. Тайгада кышын салкын,ә җәен [[тундра]]га караганда җылырак. Үсемлекләр биек, кояшка бик таләпчән түгел, ылыслы агачлар.<ref>[http://kk.convdocs.org/docs/index-163763.html Әйләнә- тирә дөнья (4 класс). Шайхиева М.А. Тема. Русия урманнары]</ref>
 
Тайгадан көньякка таба [[катнаш урман]]нар очрый. Монда күпьеллык туң юк. Кыш шактый җылы. Шуңа урманда якты ылыслы һәм яфраклы агачлар,куаклар бергә үсә. Яфраклы агачларының яфраклары кышка коела.
 
Катнаш урманнар зонасы тайгадан [[киң яфраклы урман]]нарга күчеш зонасы булып тора. Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда туфрак соры һәм көрән төстә. Алар тайганың көлсу туфрагына караганда черемәгә баерак.
 
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==
Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Аның 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур [[янгын]]нар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.<ref>[http://drogganoye.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/154621.htm Сайрар кошларың белән матур син, урман!]</ref>
 
2011 елда [[БМО]]ның Үзәк ассамблеясе тәкъдиме белән Халыкара “Урманнар елы” дип игълан ителгән. Бу юкка гына түгел - урманнар мәйданы кимегәннән кими бара. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә. Нәтиҗә буларак, [[туфрак]] эрозиягә дучар була, [[үсемлекләр]] һәм [[хайваннар]] дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, [[атмосфера]] һавасында [[углекислый газ]] арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими.
 
==Татарстан урманнары==
==Урман төрләре==
Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар. Аларның 16 проценты – [[ылыслылар|ылыслы]], 59 проценты – [[яфраклы агачлар]]дан торган катнаш урманнар.
Татарстанда ылыслы, яфраклы һәм катнаш урманнар бар. [[Ылыслы урман]]да [[чыршы]] һәм [[нарат]] агачлары, [[мүк]], [[абага]], нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. [[Яфраклы урман]]да [[каен]], [[юкә]], [[өрәнге]], [[имән]], [[миләш]] агачлары, [[читләвек]], [[кура җиләге]], [[гөлҗимеш]], [[балан]] куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.
 
Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар (аларның 16 проценты – [[ылыслылар|ылыслы]], 59 проценты – [[яфраклы агачлар]]дан торган урманнар). Ә [[XVIII гасыр]] башында [[Казан губернасы]] биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип, ул мәнфәгатьләре буенча, [[Петр I]] әмере белән, [[Санкт-Петербург]] каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә урман (нигездә, ылыслысын) кисүне, [[XX гасыр]]да республикада күпләп [[нефть]] чыгаруны, [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]] һәм [[Түбән Кама сусаклагычы|Түбән Кама]] [[сусаклагыч]]лары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр атап була.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/01/09/81650/ Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне төркиләр һәм иранлыларның Нәүрүзенә туры килә]</ref>
 
<gallery>