Ат спорты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 46 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q179226 (translate me)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Ат спорты́''', [[йорт аты|атка]] атланып йөрү һәм алар белән идарә итү төрләре, спорт максатларында ярышлар уздырыла.
 
Ат спортының заманча төрләре: җигүле ат, [[конкур]] (каршылыкларны сикереп чыгу), ике төр ярыш (манежда йөрү, конкур), өч төр ярыш (манежда йөрү, кыр сынаулары, конкур), ат чабышы, юырту, стипл-чейз, кросс, атлы аучылык, драйвинг, атлы-чаңгы ярышлары, ат ярышлары, атта күнегүләр ясау (вольтижировка), джигитовкаҗегетлелек (атта оста йөрү), тройка ярышлары, пушбол уеннары, атка атланып туп уйнау.
 
== Татарстанда ат спорты ==
Юл номеры - 10:
1990 елларда ТРның иң яхшы спортчылары, ТР, РФ чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчеләре һәм призёрлары, Зур Дерби призы, Элита призы, Дөнья призы һ.б. призлар ияләре - С.Н. Бакурин, Г.Г. Большаков, А.И. Булыгин, Е.В. Гришаева, К. Закирова (конкур), С.Н. Невкипилый, С. Прохоров (конкур), Ф. Халиков һ.б. ТР ат спортының классик төрләре буенча иң яхшы тренерлары - М.Р. Закиров, М.Н. Злобина, А.М. Щербаков, И.Н. Щербакова, Г.М. Галиева. ТРның иң яхшы юртаклары, СССР (РФ) рекордчылары - Рангоут, Ландр, Фараон, Аргон, Ледок, Панасоник, Заварзай, Массив, Абордаж, Позитрон, Ламборн.
 
ТР да «Аргамак» ([[Казан]]), «Тулпар» ([[Чаллы]]), «Кентавр» ([[Алабуга]]), «Буцефал» ([[Азнакай районы]]ның [[Актүбә (Азнакай районы)|Актүбә]] посёлогы), «Мустанг» ([[Лениногорск]]), «Ягуар» СК ([[Норлат]]), «Елховнефть» НГДУында, балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәпләре, шулай ук [[Зәй]], [[Әлмәт]], [[Буа]], [[Тәтеш]] шәһәрләрендә клублар эшли. Сабан туе бәйрәмендә уздырыла торган ат ярышларының традициягә кергән төрләре: ат чабышлары, юртаклар узышы, ияр астында юртаклау, джигитовка (атта оста йөрү), «Пар ат» (парлап җигелгән атта ярыш), «рус тройкасы» (өчлеге), «Кыз куу», «[[Сөрән]] сугу» милли уеннары һ.б.
 
[[2005 ел]]да Казанда [[«Казан» ат спорты комплексы|Халыкара ат спорты комплексы]] ачыла, анда ТР һәм РФ президентлары, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстанның Алтын дагасы (2001 дән уйнатыла, 2005 тән халыкара статус), [[Казан Кремле]], ТРның ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, Бөтенрусия дербистлары, Критериум, Казанның 1000 еллыгы призлары уйнатыла.