Рапс: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 18:
}}
 
'''Рапс''' ({{lang-la|Brássica nápus}}) — [[кәбестә]] төреннән булган үсемлек. Кыргый төрдә очрамый. Бу майлы культура безнең эрага кадәр 4 мең ел элек үк билгеле булган. Рапс [[шепкән]] белән [[кәбестә]] кушылудан барлыкка килгән дип фаразлана. Рапсның тамыр системасы ике метр тирәнлеккә кадәр китә ала.
 
Рапс үскән туфракны йомшарта, аның структурасын яхшырта, икенчедән, черегәч, [[органик ашламагаашлама]]га әверелә.
Рапс — бик яхшы фитосанитар. Ул үскән басуларда тамыр черүе авыруының эзе дә калмый.
Агрономнар телендә “плужная подошва” дигән төшенчә бар. Гади тел белән әйткәндә, җир ел саен [[сабан]] белән сөрелеп тыгызлана. Рапсның тамыры исә шул тыгызланган җирне йомшартуда мөһим роль уйный.
 
Рапс биләгән мәйданнар икенче елны [[бодай]] чәчү өчен менә дигән җирлек булып тора. Җирне хәтта эшкәртеп торырга да кирәкми. Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам, рапс үсеп, структурасы яхшырган җирләрдә бодай һәр елны ишелеп уңа. Бу культураны чәчү әйләнешенә кертүнең төп өстенлеге шундадыр, дип уйлыйм.
 
Русиядә рапсны бер гасыр элек куллана башлыйлар. [[Канада]] "кунагы" бездәге климат шартларын үз итә. Рапсның тагын бер үзенчәлеге – ул үзеннән соң туфрак катламында шактый күләмдә файдалы микроорганизмнар, шул исәптән фосфор калдыра. Тәҗ¬рибәлеТәҗрибәле агрономнар әйтүенчә, рапс кырына икенче елда бодай чәчсәң, гектарыннан ким дигәндә 5 центнер өстәмә уңыш алырга мөмкин. Басуларны өстән эш¬кәртүэшкәртү теләсә кайда түгел, нәкъ менә шундый кырларда гына тиешле нәтиҗә бирә, ди белгечләр. Рапстан соң чүп үләннәр дә әллә ни иркенәеп китә алмый икән.
Русия кебек илдә рапс җитештерү мәйданы 2011 елда нибары 800 мең гектар тирәсе булган. Уңышы да 1 миллион ярым тонна чамасы гына. Шул ук [[Канада]] исә рапсны узган ел 11 миллион тоннадан артык җитештергән.
 
==Чыганаклар==
Юл номеры - 35:
[[Төркем:Кәбестәлеләр]]
[[Төркем:Майлы культуралар]]
 
[[ru:Рапс]]