Комета: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 2:
'''Коме́та''' ({{lang-grc|κομήτης}}, komḗtēs — «чәчле») — [[Кояш]] тирәли әйләнгән [[томан]]лы [[күк җисеме]].
Кометаларның авырлыгы уртача 100 миллионнан алып 100 триллион тоннага, үзәк зурлыгы якынча 10 чакрым һәм койрыгы 10 миллион чакрымга җитә. Тизлеге секундына 10 чакрымнан ким түгел. Кометалар, күбрәк металл яки тау токымыннан торган [[астероид]]лардан аермалы буларак, боз һәм тау токымнарыннан тора. Метеоритлар астероидларның җиһанда бәрелүдән яки [[комета]]ларның парга әйләнүдән барлыкка килгән өлешләре.
Астрономнар, кометаларның [[Җир]] һәм [[Ай]] арасындагы киңлекләрдә һәр 100 ел саен очып үтүен һәм 100 мең елга бер тапкыр Җиргә төшүен исәпләп чыгарган. Җиргә иң якын ераклыктагы комета “Лексель” [[1770 ел]]ның июлендә 2,3 миллион чакрым читтән узып китә. Алдагы унъеллыкларда Җиргә якын арада өч кометаның үтәчәге билгеле. Аның иң якыны да бездән 9 миллион чакрым ераклыкта булачак.
|