Шикәр авыруы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. [[Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы]] шундый саннарны китерә. Алдагы елларга булган фараз да сөендерми: 2030 елга бу сан икеләтә артырга мөмкин. [[Татарстан Республикасы]]нда 100 меңнән артык кешенең тормышы инсулинга бәйле. Шуның 700е – балалар. [[Башкортстан]]да 79 мең 825 кеше шушы авыру белән җәфалана.<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/zdorove/15603.html Шикәре татлы булса да, чире бик тә куркыныч]</ref>
==Симптомнары==
Якынча безнең эрага кадәр 1550 ел белән билгеләнгән [[папирус]] кәгазендә авыруның билгеләре һәм аны дәвалау турында сүз алып барыла.
 
Хәлсезлек, авыз кибү, ябыгу, бер үк вакытта аппетит көчәю, артык тирләү дә шик тудырырга тиеш.
Шикәр чирен I һәм II типларга бүлеп йөртәләр. I тип шикәр авыруы башланган кеше күп итеп су эчә башлый. Шул рәвешле сидек тә күп килә, тыныннан ацетон яки черегән бәрәңге исе килүчән. Ә II типта кешеләрнең тәненә шешек чыга башлый, күзләре начар күрә, [[парадонтоз]] булып тешләре коела башлый. Кайчак кеше еллар буенча шулай йөреп, үзенең шикәр чире белән авыруын белмәскә дә мөмкин. Шуның өчен дә 30-40 яшьтән узган һәркем үзенең канында шикәр микъдарын даими рәвештә тикшертеп торырга тиеш. Шулай ук туганнары арасында шикәр авыруы белән чирләүче кеше булса да, ике дә уйлап тормастан, табибка барып анализ тапшырырга тиеш. Ата-ананың икесе дә диабетик булса, баланың аның белән авыру ихтималы 100 процентка якынлаша.
 
II тип шикәр авыруы килеп чыкмасын өчен, олы кешеләргә (гомумән, 40 яшьтән узгач) бик үк шикәрле азыклар белән мавыгу кирәкми.
 
Шикәр чирле кешеләрнең 50%ы [[йөрәк-кан тамырлары]] авырулары нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша. Белгечләр фикеренчә, кирәкле гамәлләр күрелмәгән очракта, алдагы 10 елда әлеге авыру белән бәйле үлем-китемнең 50%ка арту ихтималы бар.
==Шикәр авыруы сәбәпләре==
Шикәр диабетының I тибы инсулин җитми башлагач барлыкка килә. Ул еш кына бала яки яшүсмер вакытта үсеш ала, әмма өлкәннәрдә дә килеп чыгарга мөмкин. Аның барлыкка килүендә в-күзәнәкләренең җимерелүе сәбәпче. Авыруның беренче билгеләре [[күзәнәкләр]] 80-90 процентка үлгәч күренә башлый. Бу организмга токсин матдәләр һәм вируслар тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шикәр диабеты белән кызылча, су чәчәге, кызамык авыруларыннан соң яки колак арты бизе шешүдән соң да чирләп китәргә мөмкин. Табиблар шулай ук нәселдәнлекнең дә шикәр авыруы барлыкка килүдә сәбәпче булуын әйтә: әти-әни шикәр чире белән авырый икән, балаларда да аның барлыкка килү ихтималы арта.
Строка 22 ⟶ 26 :
 
==Дәвалау==
[[1922 ел]]дан бирле шикәр диабетын инсулин белән дәвалыйлар. Әлеге күпләр өчен яшәү чыганагы булган инъекцияне [[Канада]]ның яшь галиме [[Фредерик Бантинг]] уйлап таба һәм, беренче тапкыр аны кулланып, 14 яшьлек малайның гомерен саклап кала. 1991 елдан башлап ноябрь аенда ([[14 ноябрь]]дә – инсулинны уйлап табучының туган көнендә) Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көне билгеләп узыла. Бантингка һәм аның хезмәттәше Маклеодка [[Нобель премиясе]] тапшырыла.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}