Алкалы хоккей: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: diq:Hokeyê cemedi
Юл номеры - 74:
==== Кәшәкә ====
[[Файл:Hockey stick.svg|250px|thumb|right|Уенчы һәм капкачы кәшәкәләре]]
[[Хоккей кәшәкәсе]] ыргак һәм саптан (таяктан) тора. Аның үкчәсеннән (сап белән ыргакның тоташкан урыныннан) сабының башына кадәр озынлыгы 163 см, үкчәдән ыргак башына кадәр 32 см. Сапның максималь киңлеге 3 см, калынлыгы 2,5 см. Ыргакның киңлеге 5 см дан да ким һәм 7,5 см дан да озынрак булмаска тиеш. Капкачы кәшәкәсе ыргагының һәм сабының максималь киңлеге 9 см, үкчәсенеке —11,5 см. Аның ыргагы башка уенчылар кәшәкәсе ыргагыннан киңрәк кенә түгел, озынрак та —39 см. Кәшәкәләр агачтан һәм башка материаллардан эшләнә. Аларның теләсә кайсы урыны изолента белән чорналырга мөмкин.
 
Ыргак бөгелешенең тирәнлеге 1,5 см дан артмаска тиеш. Уенчы стандартка туры килмәгән зурлыкта кәшәкә кулланса, аңа штраф салына. Еш кына рефери (баш казый) кәшәкәне каршы як командасы таләбе буенча үлчи. Әгәр стандартлардан читкә чыгу күзәтелсә, гаепле уенчыга кече штраф салына.
 
Сынган [[кәшәкә]] белән уйнау тыела. Уенчы, кәшәкәсенең барлык сынган өлешләрен бозга ташлаганнан соң гына, уенын дәвам итә ала.
 
=== Уенчының экипировкасы ===