Идел буе Болгары шәһәрләре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 10:
Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — [[Болгар]] белән [[Суар]]ны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган. Хәзер, вакыт эзлеклелеген саклап, шул чыганакларның иң билгелеләренә мөрәҗәгать итеп карыйк.
 
Монголларга кадәрге чорны чагылдырган рус елъязмаларында шәһәр буларак Болгар исеме очрамый («Бөек Болгар» билгеләмәсе беренче тапкыр XIV йөз азагында барлыкка килә—ул турыда [[Алтын Урда]] хакындагы бүлектә сөйләрбез). «Болгар» сүзе [[Алтын УрдагаУрда]]га хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, [[Болгар]] әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.
Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре [[Суар]] булган.
 
Юл номеры - 23:
Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).
 
XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган. Ләкин ул Суар шәһәрен ялгыш Каспий диңгезе буендагы Саксын шәһәре белән бутаган, чөнки аңа үзенә бу шәһәрләрне күрергә туры килмәгән була. Ә менә икенче бер авторның, әл-Мәрвәзинең, мәгълүматлары бик кыйммәтле: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы—бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр [[Болгар]] һәм [[Суар]] шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.
==[[Суар]] шәһәре==
Атаклы совет археологы, болгар тарихы белгече профессор А. П. Смирновның 1930 нчы елларда [[Суар]] урынында алып барган казу эшләре нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар тупланды. Эшнең башында ук тикшеренүчеләр уңышка юлыга: алар шәһәрлек уртасында бер бик зур кирпеч корылма калдыгына килеп чыгалар— анда бер бай түрәнең таш сарае булганлыгы ачыклана. Сарай ике катлы булган, үзәктән ягып җылытылган. Бинаның алды бик матур итеп, бизәкләп эшләнгән булган, уң якта манара калкып торган. Сарай таш стена белән әйләндереп алынган, ишек алдына да таш түшәлгән. Бу сарай X—XI йөзләрдә төзелеп, монголлар явы вакытында җимерелгән, әмма тиздән янәдән торгызылган һәм XIV йөздә, шәһәр белән бергә, яшәүдән туктаган.