Зөлфәт: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 9:
| туу датасы = 3.01.1947
| туу җире = Татарстан АССР, [[Мөслим районы]], [[Яңа Сәет]] авылы
| гражданлык = {{байрак/Татарстан}}
| милләт = татар
| үлем датасы = 16.04.2007
| үлем җире = Казан
| әти =
| әни =
Юл номеры - 19:
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =http://zolfat-site.narod.ru/
| башка мәгълүмат =
}}
'''Зөлфәт''', чын исеме '''Зөлфәт Госман улы Маликов''' [[1947 ел]]ның 3 гыйнварында [[Татарстан
Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, [[1968 ел]]да егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, [[1982 ел]]ны [[«Казан утлары»
Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.
[[1985 ел]]да Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең русча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты.
Зөлфәт [[1973 ел]]дан СССР Язучылар союзы члены иде.
|