Кабан шәһәрлеге: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
'''Кабан яки Кабантау шәһәрлеге''' ( '''ﻗﺎﺒﺎﻧﺗﺎو ﺷﻪﻬﻪﺭﻟﺌﮔئ''' ) - Казан ханнары (XIV-XVI), элегрәк [[Казан]] әмирләре (XI-XIV) җәйге резиденциясе. Казан Кирмәненнән 8 километрда Урта [[Кабан]] күле янында урнашкан. Башта Кабан шәһәрлеге - Кабан билегенең үзәге булып торган. [[Идел буе Болгары]] Дәүләте чорында Кабан шәһәрлегендә Кабан тывында кече кирмән, мәчет, мөселмән зираты белән барлыкка килгән. XII гасырдан Кабан билеге тулысынча Казанга буйсынган, Казан әмирләре, [[Болгар]] аксөяге җәен анда яшәгән. Кабантау, Әмәттау шәһәрләренда сугыш вакытында махсус ут искәртү системасы кулланылган: дошман гаскәре якынлашу вакытында зур манарада башта Кабантауда, соңрак Әмәттауда ут яндырылган, шулай итеп куркыныч турында Казан шәһәренә хәбәр җибәрелгән.
 
Кабан шәһәрендә [[Болгар]] бикәсе Алтын-Бөртек (?-1297) ('''ﺋﺎﻟﺗﺌن-ﺒوُﺭﺗﺌﻙ '''), Болгар әмире Хасан-бәк Мир-Махмуд улы ('''ﺣﺎﺳﺎن-ﺒﻪﻙ ﻣﻳﺭ-ﻣﺎﺣﻣوﺩ ﺋوﻟئ''')(1350 тирәдә) кабер ташлары табылды.
 
Казан ханлыгы буйсындырганнан соң Кабан Татар Кирмәне җимерелгән, болгар-татар зираты мәсхәрә ителгән, аның урынында урыслар тарафыннан Архиерей дачасы салынган. Совет заманында Архиерей дачасы, Яңа Иерусалим монастыре, чиркәве ябылган, биналары "Татарстан Авыл Хуҗалыгы Фәнни Институты"на тапшырылган. Күп борынгы биналар җимерелә. Борынгы Болгар-Татар зираты торгызу нияте бар иде, ләкин бер Рус Чиркәве генә торгызылды. Рус милләтчеләре Кабан шәһәрлеге, мөселман зираты, монастырь хәрәбәләре бернича тапкыр Рус Православ Чиркәвенә тапшырырга таләп итәләр иде.