Емельян Пугачёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
E737 (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 35:
1769 елда Емельян [[урыс-төрек сугышы]] башлануга ике ел буена шунда катнаша. Авырып китү сәбәпле [[1771 ел]]да туган җиренә – [[Дон елгасы]] буендагы Зимовейская станицасына кайтып төшкән хорунжий /кече офицер/ Пугачевны казакларның югары власть вәкилләре ат урлауда hәм [[Кубань]]га качарга җыенуда гаеплиләр. Пугачев, чыннан да, [[Терек]] елгасы буена качып китәргә омтылыш ясый. Власть вәкилләре аны шуның өчен кулга алалар. Ләкин Пугачев ике-өч мәртәбә алар кулыннан качып котыла hәм бай казакларның үзен иректә калдырмаячагын аңлагач, бөтенләй Польша җиренә китәргә ниятли.
 
Польшага киткән качакларны патшабикә [[Екатерина II]] тарафыннан гафу итү турында указ чыгарылуга, Пугачев Добрян форпостында паспорт ала. Польшадан Русиягә чыккан качакларны Екатерина Идел аръягында, [[Ыргыз]] елгасы буенда нигезләнергә чакыра. [[Казан губернасы]]на килә. Үзе тотып йөргән староверларны [[Ырынбур губернасы]]на күчерелүләрен белеп, Емельян башта шунда барып чыга, аннары паспорт алып, [[1772 ел]]ның көзендә Ырынбур губернасындагы [[Мәчетле бистәдәбистә]]дә оялый.
 
Пугачев утлар-сулар кичеп йөргән чакта Рәсәй төрле сәер хәбәрләр белән тула. Әле [[Царицын]] каласында, әле [[Воронеж өлкәсе]]ндә яңа "падишаhлар" пәйда була. Аларның hәркайсы үзен хыянәтче Екатерина тарафыннан тәхеттән куылган Петр Федорович, дип игълан итә. Гәрчә чын Петр патша 1762 елның 5 июлендә Екатерина тарафдары Алексей Орлов тарафыннан буып үтерелгән булса да, Богомолов, Рябов, Асланбеков, Евдокимов кебек батырлар үзләрен явыз патшабикә кулыннан очраклы рәвештә качып котылган "падишаh" итеп танытырга тели. Тик аларның "тантанасы" озак дәвам итми. Шулай да, Рәсәйне иңеннән-буена кадәр йөреп чыккан Пугачев аларның фаҗигале язмышы турында да, Петр Өченче хакында да ишетеп кала hәм бу хәбәрләрнең hәммәсен мыегына чорный бара.