Емельян Пугачёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 52:
 
Хәзерге Татарстан җирләрендә крестьяннар хәрәкәте 1773 елның октябрь — ноябрь айларында җәелеп китә. Казан — Арча тирәләрендә [[Мәсәгут Гомәров]] җитәкчелегендәге зур бер отряд хәрәкәт итә. Бөгелмә төбәге тулысынча диярлек баш күтәрүчеләр кулында була. [[Минзәлә]] крепостен Каранай Муратов җитәкчелегендәге 10 мең кешелек фетнәчеләр отряды дүрт ай буена камалышта тота. Берничә тапкыр штурмлап та карыйлар, әмма ала алмыйлар. [[Зәй (шәһәр)|Зәй]] крепосте исә баш күтәрүчеләргә сугышсыз-нисез бирелергә мәҗбүр була.
[[Файл:Pugachev1879.jpg|200px|thumb|right|«Пугачев мәхкәмәсе». [[Василий Перов]] рәсеме ([[1879]])]]
 
Пугачев гаскәре 1774 елның 29 июнендә [[Әгерҗе]]гә килеп җитә. Крестьяннар сугышы моңарчы күрелмәгән көч белән дөрләп китә. Әгерҗе халкы Пугачевны «үзебезнең гадел патша Петр Федорович» дип хөрмәтләп каршы ала. Мәйданның бер ягына Пугачев армиясенә кушылырга килгән крестьяннар тезелеп баса, икенче ягына тиз генә дар агачы ясап куялар. Гади халыкның күрсәтүе белән кулга алынган комсыз байларны Пугачев астырып үтертә. Крестьяннар үзләренең изүчеләреннән шулай үч алганнар.