Емельян Пугачёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 49:
Менә [[1773 ел]]ның көзендә Җаек казаклары арасында үзен Петр I патшаның оныгы — Петр III дип таныткан бер кеше килеп чыга. Чынлыкта исә ул Дон казагы Емельян Иванович Пугачев була. Ул халыкны көрәшкә чакыра. «Мин сезгә җирләрегезне, суыгызны, урман-болыннарыгызны кайтарып бирермен, барыгыз да иреккә чыгарсыз», дип манифестлар, өндәмә хатлар язып, авылларга тарата.
 
Урал һәм Идел буенда яшәгән хезмәт иясе халкы: [[руслар]], [[татарлар]], [[башкортлар]], [[марилар]], чуашлар, удмуртлар, төркем-төркем булып, Пугачев армиясенә агыла. Җаек елгасыннан алып Оренбург[[Ырынбур]] крепостена кадәр булган җирләрдә крестьяннар сугышы башлана. Баш күтәрүчеләр Оренбург һәм Җаек крепостьларын камап алалар. Урал заводларының крепостной эшчеләре дә фетнәчеләр ягына чыга. Алар Пугачев армиясен туплар һәм мылтыклар белән тәэмин итеп торалар.
 
Хәзерге Татарстан җирләрендә крестьяннар хәрәкәте 1773 елның октябрь — ноябрь айларында җәе¬лепҗәелеп китә. Казан — Арча тирәлә¬рендә [[Мәсәгут Гомәров]] җитәкчелегендәге зур бер отряд хәрәкәт итә. Бөгелмә төбәге тулысынча диярлек баш күтәрүчеләр кулында була. [[Минзәлә]] крепостен Каранай Муратов җитәкчелегендәге 10 мең кешелек фетнәчеләр отряды дүрт ай буена камалышта тота. Берничә тапкыр штурмлап та карыйлар, әмма ала алмыйлар. [[Зәй (шәһәр)|Зәй]] крепосте исә баш күтәрүчеләргә сугышсыз-нисез бирелергә мәҗбүр була.
Кама һәм Урта Идел буенда да тынычлык бетә. Бигрәк тә Алабуга, Әгерҗе, Кукмара якларыңда көчле чуалышлар куба. Крестьяннар байларның утарларын яндыралар, җирләрен тартып алалар, үзләрен асып үтерәләр.
 
Пугачев гаскәре 1774 елның 29 июнендә [[Әгерҗе]]гә килеп җитә. Крестьяннар сугышы моңарчы күрелмәгән көч белән дөрләп китә. Әгерҗе халкы Пугачевны «үзебезнең гадел патша Петр Федорович» дип хөрмәтләп каршы ала. Мәйданның бер ягына Пугачев армиясенә кушылырга килгән крестьяннар тезелеп баса, икенче ягына тиз генә дар агачы ясап куялар. Гади халыкның күрсәтүе белән кулга алынган комсыз байларны Пугачев астырып үтертә. Крестьяннар үзләренең изүчеләреннән шулай үч алганнар.
 
Әгерҗедән Пугачев армиясе Алабуга, Мамадыш, Арча аркылы Казанга юл тоткан. Крестьяннарга ул, Казанны алгач, Мәскәүгә ки¬тәбезкитәбез, тәхетне алып, бөтен Рос¬сиядәРусиядә гадел патшалык урнашты¬рырбызурнаштырырбыз, дип вәгъдәләр биргән. Болгар-татарларга үз диннәрен то-таргатотарга, милли гореф-гадәтләре бе¬ләнбелән яшәргә хокук вәгъдә иткән. «Алпавыт һәм башка изүчеләрне кырып бетерегез, үзегез теләгәнчә иректә яшәгез»,— дип чакырып.<ref>http://tatar.org.ru/kurs/5-6-tarih/cyr_112.php</ref>
[[Файл:Pugachev.jpg|200px|thumb|right|Пугачев богаулы килеш төрмәдә [[1834 ел]]ны чыккан «Пугачев гыйсъяны тарихы» ([[Александр Пушкин]]) китабыннан]]