Бөрбаш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
KhayR (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 116:
Хөснетдинов Кәримулла патшаның иң зур бүләге — [[Георгий хачы]] белән бүләкләнгән.
 
[[1921 ел]]да Идел буенда корылык булган. Бу еллардагы ачлык мәңге онытылмаслык фаҗига булып кешеләр күңеленә кереп калган. Яз көне чәчелгән ашлык тишелә алмый, көзге арыш көеп бетә, хәтта терлекләр ашарлык та үлән калмый. Кешеләр су буйларында, урманда үскән сәрдә, кузгалак, кычыткан һ.б. үләннәрне ашыйлар. Өлгергән алабута җыеп, аннан он ясыйлар. Ачлыктан, ялангачлыктан авыл халкы һәм аның мал-туары да кырыла. Бары тик хәлле хуҗалыклар, узган елдан калган запасы булганнары гына исән кала. Ачлыкка түзә алмыйча, үзләрен ачтан үлем көткән гаиләләр, ипи эзләп, Себер якларына чыгып киткәннәр. Юлда барганда күбесе ачтан хәлсезләнеп, [[бетләр|бетләп]], тиф белән авырып дөнья куйганнар. Бөрбаш кешеләренең күбесе Новосибирск шәһәренә урнашканнар, эшкә яраклыларын эшкә урнаштырганнар, балаларын балалар йортларына урнаштырганнар. Фазлыйәхмәтов Габдрахман Новосибирск станциясе начальнигында ат карап, аның йорт эшләрен эшләп торган. Станция начальнигы аларга Бөрбашка кайтып урнашу өчен барлык шартларны тудырган. 1923 елны махсус вагон, ат, сыер, бер өйлек агач биреп, озатып җибәргән.
 
Октябрь җилләре Бөрбаш авылына да килеп җиткән. 1918 елда авылда ярлылар комитеты төзелгән. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаутдинов, Нәбиулла Хәкимов, Гомәр Нигъмәтуллин, Миннемулла Абдуллин, Әсма Галиева шул комитетка кергәннәр. Алар авыл кешеләренә җирләрне күмәкләп эшкәртүдә, хөкүмәттән бирелгән әйберләрне гадел итеп бүлеп бирүдә башлап йөргәннәр. Авыл Советлары оештырылгач, аның беренче председателе итеп Фәхретдин Баһаутдинов (Баһави Фәхретдине) сайлана. [[Беренче бөтендөнья сугышындасугышы]]нда һәм гражданнар сугышында йөреп, дөнья күреп, шомарып, тел белеп кайткан тәвәккәл бу кеше үз вазифаларын яхшы гына башкара.
 
Бераздан кулак дип авыл халкын [[Себер]]гә сөрү башлана. Беренче булып Гариф Мөхәммәдиев сөрелүгә дучар ителә. Каралты-куралары колхозга алына, бер өендә авыл советы урнаша. Аның кече улы [[Казан]]да укыган вакытта большевикларга кушыла, авылга кайтып колхозга керә һәм беренче комсомол хәрәкәтен башлап җибәрә.