Мөсәгыйть Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 18:
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =[[Кол Гали исемендәге халыкара премия]], {{калып:Тукай бүләге}}
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин''' – күренекле [[татар]] [[язучы]]сы. Татарстанның Г. Тукай бүләге иясе (2003).
 
==Биография==
Мөсәгыйть Хәбибуллин [[1927 ел]]ның [[25 декабрь|25 декабрендә]] [[Оренбург өлкәсе]]нең [[Абдуллин районы]] Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары [[Татарстан]]ның [[Баулы районы]] [[Шалты]] җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша. 1944 елда М.Хәбибуллин [[Чиләбе өлкәсе]]нә китә, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946–1953 еллар арасында [[Магнитогорск]] металлургия комбинатында токарь, [[Башкортстан]]ның [[Октябрьский]] шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайта. 1958–1966 елларда Баулы эшчеләр поселыгында эшли һәм яши. 1961–1962 елларда Баулы, 1966–1968 елларда [[Азнакай районы|Азнакай район]] газетасы редакцияләрендә эшли. 1969–1971 елларда [[Таҗикстан]]дагы Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта. 1971 елда, читтән торып укып, [[Казан дәүләт университетыныңуниверситеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
 
1971елның июненнән бирле М.Хәбибуллин [[Казан]]да яши.
 
2003 елда Мөсәгыйть Хәбибуллин "Кубрат хан" китабы өчен [[Тукай премиясе]]нә лаек дип табылды.
 
==Ижаты==