Шәрәф Мөдәррис: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Иҗаты: пунктуация, replaced: ( → ( using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
== Биография ==
Шәрәф Мөдәррис [[1919 ел]]ның [[1 ноябрь|1 ноябрендә]] хәзерге [[Татарстан]]ның [[Чүпрәле районы]] [[Түбән Каракитә]] авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылында ала, җидееллык мәктәпне күрше Мунчәли авылында тәмамлый һәм [[1935 ел]]да [[Казан]]га килеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аннары ике еллык укытучылар институтында укый. [[1933 ел]]дан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. [[1937 ел]]да ук инде «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. [[1941 ел]]да аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы [[Константин Иванов]]ның атаклы «Нарспи» поэмасы басылып чыга.
 
[[1941 ел]]да Шәрәф Мөдәррис [[Кызыл Армия]] сафына алына. Шул ук елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм [[Мәскәү]] госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен [[Казан]]га һәм туган авылына кайта. [[1942 ел]]да ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк – Көнбатыш фронтында сугыша, шул ук фронтта татар телендә чыга торган «[[Ватан өчен]]» газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. 1944–1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Ш. Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.
 
Армиядән кайткач, төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. [[1956 ел]]да ул Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.