Никколо Макиавелли: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 30:
1512 елда Медичилар хакимияте торгызылгач, Флоренция белән Джулиано Медичи идарә итә башлый. Бу вакытта Макиавелли өчен кара көннәр башлана, ул эзәрлекләүләргә дучар ителә. Башта аның мал-мөлкәтенә арест салалар, аннан соң 14 ел буе эшләгән урынына – Синьориягә керүне тыялар. Ниһаять, 1513 елның башында, Медичиларга каршы фетнә-түнтәрелеш оештыруда гаепләнеп, Макиавелли кулга алына, төрмәдә утырганда бик нык җәзалана. 1513 елның мартында, папа Юлий II үлеп, аның урынына Лев X исеме астында Джованни Медичи сайлану уңаеннан игълан ителгән амнистия буенча, Макиавелли иреккә чыгарыла.
Сәяси эшчәнлектән читләштерелгән Макиавелли зур борчылулар кичерә, идарә итү эшендәге гаять зур тәҗрибәсен Медичиларга тәкъдим итәргә тели һәм падишаһларга киңәш рәвешендә «Падишаһ» әсәрен яза.
== Чыганак ==
|