Шура (журнал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 19:
| веб-сайт =
}}-->
'''Шура''' — [[Оренбург]]та [[1908 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ыннан [[1918 ел]]ның гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, [[тарих]]и [[журнал]]. "Вакыт" [[гәзит«Вакыт» газетасы]]әсе [[типография]]сендәтипографиясендә басылды. [[Тышлык|Тышлыгы]] белән 36 [[бит]]. БарысыУн елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барысы 240 [[сан]] чыккан. [[Нашир]]ләреНаширләре [[Шакир Рәмиев|ШакирМөхәммәдшакир]] һәм [[Дәрдемәнд|ЗакирМөхәммәдзакир Рәмиев]]ләр. "Шура” журналының зур абруй казанып, [[мөхәррир]]еюгары гыйльми дәрәҗәгә ирешүе, һичшиксез, аның баш мөхәррире әдип, галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе [[Ризаэддин Фәхреддин]].
 
Журналда иҗтимагый-сәяси мәкаләләр, диннәр хакында карашлар, көндәлек дини мәсьәләләр, борынгы археологик истәлекләр, шигырьләр, хикәяләр, библиография һәм тәнкыйть, хат һәм хәбәрләр, әсәрләр, кыска хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр яктыртылып барган.
 
Үзен киңәш мәҗлесе дип таныган журналда төрле катлам-сыйныф вәкилләре язышкан: шуңа күрә анда басылып чыккан көнүзәк милли мәсьәләләргә мөнәсәбәт-карашлар да төрлечә булган. “Шура”ның эчтәлеге ягыннан берникадәр чуарлыгы, беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Журналның бу хосусиятен кабул итеп бетермәгәнлектән, кайбер замандашлары (мәсәлән, Г.Тукай, Ш.Бабич) аның эшчәнлегендә талымсызлык күреп, кайчакларда, “чеметеп” тә алганнар. “Шура”дагы мәкаләләрнең күпкырлылыгы, фикер төрлелеге шул чорны барлык каршылыклары белән күзалларга ярдәм итә.
 
 
“Шура” редакциясендә төрле елларда Ф.Кәрими, Ш.Камал, З.Бәшири, Җ.Вәлиди, Я.Вәли, К.Бәкер һәм башкалар эшләгән. Г.Тукайның да «Шура»га эшкә чакырылганлыгы мәгълүм.
 
“Шура” журналының еллык төпләнмәләре хәзерге вакытта Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ташкент, Алматы шәһәрләренең эре китапханәләрендә, шулай ук Нью-Йоркта, Хельсинкида һәм Төркия шәһәрләре китапханәләрендә саклануы мәгълүм. Бу да журналның үз чорында киң таралганлыгын раслый.
 
Үз чорында журналның даими укучылары аны атналык басма итүне сорап еш мөрәҗәгать иткән. Кызганычка, «Шура» журналы, Халык Комиссарлары Советының “Матбугат турында декрет”ы нигезендә, 1918 елның гыйнварында рәсми рәвештә ябылган.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/02/18/33607/?print=Y «Шура» журналына — 100 ел] </ref>
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
== Чыганак ==