Зәйнулла Рәсүлев: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 33:
Суфичылык идеяләрен халыкка таратуы өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән. Исламның рәсми вәкилләре булган муллалар аны дин кануннарын бозып мөртәтлек таратуда, җәмәгатьчелекне хөкүмәткә каршы күтәрүдә гаепли. Муллалар аны кулга алдыра. [[1873]] елның гыйнварында аны туган төбәгеннән [[Вологда губернасы]]на сөрәләр.
Ул сөргеннән [[1881]] елда әйләнеп кайта. [[1884 ел]]да татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны [[Троицк]] каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. [[1891 ел]]ны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җиткәләргә тапшыралар.<ref>[http://kraeved.opck.org/biblioteka/ural/islam_na_urale/islam_na_urale.pdf Ислам на Урале. Энц. словарь / Коллект. автор. Сост. и отв. редактор – Д. З. Хайретдинов. – Москва-Нижний Новгород, ИД «Медина». 2009. с. 18]</ref> Ул биредә [[җәдитчә укыту]] тәртибен кертеп, Русиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый.
[[1917]] елның [[2 февраль|2 февралендә]] вафат була. Кабере Троицк шәһәренең татар зияратында.
Улы [[Габдрахман Рәсүлев]] шулай ук күренекле [[дин]] әһеле, [[Үзәк диния нәзарәте]]ндә мөфти. Оныгы [[Атилла Расих|Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев)]] — күренекле [[татарлар|татар]] язучысы.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
[[Төркем:Башкорт дин әһелләре]]
[[Төркем:Дини шәхесләр]]
|