Казан милли тикшеренү технология университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 85:
 
Университетта чит ил студентлары өчен югары уку йорты алды белем бирүе эшләп килә. 2010 елда биредә 40 илдән 600дән артык чит ил гражданнары укыган. Университет [[IUPAC]], [[UNINET]] әгъзасы булып тора. 2011 елга университет 23 илдән 56 чит ил университетлары белән килешү алып бара. Алар арасында Ляонин нефть һәм химия технология университеты ([[КХҖ|КХР]]), Карлсруэ университеты ([[Алмания]]), Берген университеты ([[Норвегия]]) бар.
 
== Иҗтимагый сәясәт ==
=== Сәламәтләндерү һәм ял ===
Озак еллар дәвамында университетта 1 курс студентлар өчен сәламәтлекне саклауга багышланган «Сәламәт тормыш» программасы эшләп килә. Бу курс ел саен 1 семестр дәвамында алып барыла. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен табиблар, физик тәрбия кафедрасы укытучылары, социаль-психология бүлегеннән психологлар чакырыла.
 
Ел саен университет санаторияләрдә, шул исәптән Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларында, бигрәк тә университетның санаторий-профилакториясендә һәм «Яшел наратлык» спорт-сәламәтлек лагерьларында студентларны, университет хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын (11 яшьтән 15 кадәр) сәламәтләндерүне оештыра. Россиянең социаль страхование фондына күчерелгән акчалархисабына, университет балалар санаторияләренә һәм сәламәтлек лагерьларына юлламалар ала.
 
=== Җәмәгать туклану системасы мониторингы ===
Университетның һәр уку бинасында ашханәләр, буфетлар бар. Анда студентларны һәрвакыт кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган. Университет структурасына мәйданы 800 кв. м. тәшкил иткән, 1348 урынлы, Студентларны ашату комбинаты да керә. Даими рәвештә азыкның сыйфаты һәм бәясе күзәтелеп торыла.
=== Социаль-психологик ярдәм ===
[[2004 ел|2004нче ел]]ның октябренннән университетта социаль-психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшләп килә. «Д» корпусында урнашкан социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлегенең әһәмиятле эше булып студентларга һәм университет хезмәткәрләренә консультацияләр үткәрү, үз-үзеңне тотарга өйрәтү тора. Кабинетта барлык кирәк җиһазлар да бар: клиентка компьютер ярдәмендә тест үткәрү, аны ял иттерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. [[2006 ел]]дан башлап СПЯ күрсәтү хезмәте карамагында тренинг залы эшләп килә. Анда студентлар төркемнәргә бүленеп шөгыльләнәләр.СПЯ алып бара торган социаль хезмәтнең иң әһәмиятлесе булып яшьләр белән эшләү, аларның психологик һәм физик сәламәтлекләренә йогынты ясый торган негатив факторларны ачыклау һәм профилактик чаралар үткәрү тора.
Бу максатта СПЯ хезмәткәрләре яңа программа әзерләү һәм тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Әлеге программа Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының наркотикларның законсыз әйләнешен тикшерүче оешмалар уздырган конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы программа дип игълан ителде.
 
== Чыганаклар ==