Гайнетдин Әхмәрев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәхирә (бәхәс | кертем)
Яңа бит: « Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе Наратлы (хәзерге Татарст…»
(аермасы юк)

12 апр 2012, 16:20 юрамасы

  Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров 1864 елда  Казан губернасының Зөя өязе Наратлы (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районындагы Татар Наратлысы ) авылында дөньга килә.

Сигез яшенә җиткәч, әтисе аны Тәтеш өязенең Шәм-Балыкчы волостендагы Болын-Балыкчы авылына (хәзерге Апас районында) үз заманының гыйлемле кешесе булган Бикчәнтәй хәзрәт мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Гайнетдин анда белем алганнан соң, мәгърифәтче укытучы Шакирҗан Таһиров киңәше белән, 1881 елда Казан татар укытучылар мәктәбенә (Казанская татарская учмтельская школа) укырга керә. 1885 елда укытучылык таныклыгы алу белән, аны Вятка губернасы Алабуга өязенң (хәзерге Татарстан Әгерҗе районында) Биектау авылында урыс теле укытучысы итеп билгелиләр.1885 елның 15 июлендә ачылган Биектау авылында ул беренче укытучы булган.