Нәкый Исәнбәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
==Тәрҗемәи хәле==
Ул [[1899 ел|1899 елның]] [[29 декабрь|29 декабрендә]] (яңа стиль белән [[1900 ел|1900 елның]] [[10 гыйнвар]]ы) [[Башкортстан|Башкортстанның]] Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. [[1910 ел]]дан [[Уфа]]да «Хөсәения» һәм [[«Галия»]] мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә [[Шәехзадә Бабич]] үзе фатиха бирә. [[1914]]-[[1916]] елларда «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга.
 
Нәкый Исәнбәт туган якларындагы [[Таймый|Атау]], [[Тастүбә]], [[Үрге Кыйгы]] мәктәпләрендә татар телен укыта ([[1917 ел]]ның көзеннән, [[1920 ел]]ның җәенә кадәр), халык авыз иҗатын җыю белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).
 
1920-1922 елларда, укытучылык эшеннән аерылмыйча, Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында укый.
Юл номеры - 40:
[[1930 ел]]ның февралендә [[Казан]]га күченгән Исәнбәтне каты эзәрлекләү башлана. Матбугатта аның «Җидегән» дигән оешмада торуын «фаш иткән» нахак мәкаләләр басыла. Бу вакыйгалардан соң Исәнбәт ун ел буе матбугаттан, әдәбияттан читләтелеп яши. Ишле гаиләне туйдыру өчен «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында, [[Әтнә районы|Әтнә ягында]] китеп эшли.
 
1941 елның июнендә Мәскәүдә узасы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек барган вакытта Исәнбәтне искә төшерәләр. Декада программасына [[Татар дәүләт академия театры]] «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй» спектакльләре премьерасын әзерли. «Идегәй» трагедиясе [[Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты]]ның [[1944 ел]]да Татарстанда идеология эшенең торышына, әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган махсус карарында бу әсәргә «зарарлы» дигән мөһер сугыла, һәм ул куярга да, бастырып чыгаруга да яраксыз табыла.
 
Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар. Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, [[Александр Пушкин|А.С. Пушкин]], [[Мольер]], [[Низами]], [[Уильям Шекспир|Шекспир]] әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.
Юл номеры - 49:
 
Нәкый Исәнбәт [[1992 ел|1992 елның]] [[12 сентябрь|12 сентябрендә]] [[Казан]]да вафат була.
== Чыганаклар ==
* Мәшһүр татар галимнәре. Казан:[[Татарстан китап нәшрияты]], 2011.
 
[[Төркем:Татар драматурглары]]