Мансур Абдрахманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
[[1934 ел]]да аны Чирмешәнгә мәгариф бүлегенә инспектор итеп эшкә күчерәләр. Шул ук елда армия сафларына алалар. Хезмәт итеп кайтканнан соң 1936 елда [[Казан дәүләт педагогия институты]]ның тарих факультетына укырга керә. Сталин исемендәге стипендия алып укый. Институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, кызыл диплом иясе була.
 
[[1939 ел]]ның кышында үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Мансур Абдрахманов [[Совет-фин сугышы (1939-1940)|фин сугышында]] һәм [[Бөек Ватан сугышы]]нда катнаша. Ике сугыш арасында институтны тәмамлый. [[1943 ел]]ның 6 июлендә [[Курск дугасы]]ндагы дәһшәтле бәрелешләрдә улсержант бикАбдрахманов каты яралана, озак вакытларвакыт хәрби госпитальләрдә үлем белән көрәшергә туры киләкөрәшә. Бер аяк бот төбеннән ук ампутацияләнгән, икенче аягы һәм биле дә бик нык җәрәхәтләнгән.
 
[[1944 ел]]дан Мансур Ибраһим улы [[Казан дәүләт университеты]]нда. Ул анда гади укытучыдан философия фәннәре докторына, тарих-филология факультеты деканыннан университетның фәнни эшләр буенча проректорына кадәр үсә. Мансур Ибраһим улы — татарлардан беренче фәлсәфә фәннәре докторы.
 
Кафедра мөдире һәм проректор булып эшләгәндә Татарстан гуманитар фәненә искиткеч зур тәэсир ясаган. Ул татар телендә беренче [[фәлсәфә]] дәреслеген яза ([[1966]]). [[1964 ел]]да аның нияте белән университетның [[социологик тикшеренүләр]] лабораториясе ачыла. Ул озак еллар шәһәр һәм өлкә комитетының лекторы булып тора, [[СССР]] фәлсәфә җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсенең беренче җитәкчесе.
 
Мансур Абдрахманов 1950-1970 елларда республикабызның тәҗрибәле, абруйлы җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Ул күп тапкырлар Казан шәһәре Бауман районы Советы, 6-7 чакырылышларда Казан шәһәр Советы депутаты, [[1963]]-[[1971]] елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм Югары Советның рәисе булып сайлана, КПССның XXIV съезды делегаты була.
Юл номеры - 44:
[[1972 ел]]ның декабрендә Мансур Абдрахманов мәңгелек йортка күчте, [[Яңа бистә зираты|татар зиратына]] җирләнде.
==Хәтер==
Мансур Ибраһим улының исемен һәм эшләрен мәңгеләштерү йөзеннән [[1974 ел]]дан Яңа Ибрай мәктәбе (хәзер гимназия) аның исемен йөртә, мәктәп диварына аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Мәктәпнең “Туган як” музеенда Мансур Абдрахмановка багышланган зур бүлек бар.
==Чыганаклар==
* [http://www.aksubayevo.ru/component/k2/item/970-f%D3%99ng%D3%99-bagyishlangan-gome.html Шәүкәт Кәбиров. Фәнгә багышланган гомер]