Мөгезле эре терлек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «thumb|Герефорд токымлы үгез. '''Эре мөгезле терлек''' — Үгезләр асгаиләлегенә …»
(аермасы юк)

30 гый 2012, 10:28 юрамасы

Эре мөгезле терлекҮгезләр асгаиләлегенә (Bovinae) керүче авыл хуҗалыгы хайваннары. ЭМТнең төп бурычы булып ит, сөт җитештерү һәм йөк тарту тора. Бүгенге көндә дөньяда 1,3млр ЭМТ бар дип санала[1].

Герефорд токымлы үгез.

Классификация

Краниологик классификация

Краниологик классификация — баш сөяге параметрлары буенча төзелгән классификация. Бу сыйфатлар буенча түбәндәге төрләр карала:

  • Примитив (нечкә маңгайлы). Аларның борынгы бабалары булып Азия туры санала.
  • Киң маңгайлы . Бу төрнең дә борынгы бабасы булып Азия туры санала.
  • Кыска мөгезле. Төп үзенчәлеге- кыска һәм туры мөгезләре. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Кыска башлы. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Туры мөгезле. Бу төрнең башы кыска һәм яллары булу белән аерыла. Мөгезләре ярым ай сыман,кыска. Кыргый туре булып борынгы Африка туры санала.
  • Мөгезсез . Бу төрнең чыгышы әлегә билгесез.

Яшь һәм җенес буенча классификация

  • Сыерлар — бозаулаган ана терлекләр.
  • Үгезләр — 3 айдан зур кастрацияләнмәгән ата терлекләр.
  • Кастрат үгезләр — кастрацияләнгән ата терлекләр.
  • Сөт бозаулары — ешрак сөт белән тукланучы 3 айга кадәрле ике заттан да булган терлекләр.
  • Башмаклар — орлыкландырылмаган башмаклар.
  • Буаз башмаклар — орлыкландырылган башмаклар.

Русиядә эре мөгезле терлеклек саны

Файл:Gorelov noon.jpg
«Полдни» совет открыткасы

2004 елга Русиядә 25 млн ЭМТ бар дип санала.

2006 елның беренче июленә Русиядә 23,5 млн ЭМТ бар дип исәпләнгән, алардан:

  • 11225,5 мең авыл хуҗалыгы оешмаларында,
  • 979,5 мең фермер хуҗалыкларында,
  • 11309,2 мең коммерциясез граңданнар берләшмәләрендә.


ЭМТ төп токымнары

  • Герефорд токымы
  • Абердин-ангусс
  • Голланд токымы
  • Холмогор токымы
  • Кызыл дала токымы
  • Айршир токымы
  • Ярославская токымы
  • Симменталь токымы
  • Сычев токымы
  • Швиц токымы
  • Кострома токымы

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Примечания

Әдәбият

  • Костомахин, Н.М. "Породы крупного рогатого скота", КолосС, 2011.

Сылтамалар