Сәйфи Кудаш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Сәйфи Кудаш''', тулы исеме '''Сәйфетдин Фәттах улы Кудашев''' —күренекле [[татар]] шагыйре.<ref>[http://slovarik.net/literaturnaya_entsiklopediya/page/sayfi_kudash.4233/ Б. Ишемгулов. Сайфи Кудаш: Литературная энц.]</ref>
== Тәрҗемәи хәл ==
Ул'''Сәйфетдин Фәттах улы Кудашев''' [[1894 ел]]ның [[21 сентябрь|21 сентябрендә]] [[Башкортстан]]ның [[Келәш]] авылында, хәзер Чишмә районы, крәстиян гаиләсендә туа. [[Казакъстан]]да укытучылык итә (1913-15). [[Уфа]]дагы [[«Галия» мәдрәсәсе]]ндә укый ([[1915]]-[[1918|18]]). [[1913 ел]]да [[Габдулла Тукай]] һәм [[Мәҗит Гафури]] йогынтысында яза башлый. [[1916 ел]]да [[юмор]]истик шигырьләре Уфада чыккан "Кармак" журналында даими басылып тора. [[1917 ел]]да иҗатында милли азатлык мотивлары өстенлек итә. Соңыннан социалистик революция идеалларына таба борыла, авылдагы икътисади үзгәрешләр, яңа мәдәни тормыш турында яза башлый. [[1924 ел]]дан башлап, әсәрләре [[башкорт теле]]ндә басыла башлый.
 
[[1929 ел]]да Татарстан һәм Башкортстан әдәбиятларында "[[Җидегәнчелек]]"кә каршы көрәш сылтавы белән репрессияләр башлана. "Җидегәнчеләрнең" берсе буларак Сәйфи Кудашны милләтчелектә, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр, [[РАПП]] сафларыннан чыгаралар.<ref>[http://slovarik.net/literaturnaya_entsiklopediya/page/sayfi_kudash.4233/ Б. Ишемгулов. Сайфи Кудаш: Литературная энц.]</ref>
 
Ул вакытлыча Уфадан китеп бара, [[Кыйгы районынарайоны]]на татарча газет оештырырга алына. Басмада аның күпсанлы мәкаләләре басыла. Шунда яшәп, күмәкләштерү турында бәян иткән, булачак «Кушкаен» романына ([[1936]]) материал әзерли.
 
Соңыннан, күпчелек «җидегәнчеләр» кичерелә, шул исәптән Сәйфи Кудаш та. [[1935 ел]]да ул [[СССР язучылар берлеге]]нә алына. [[1942]]-[[1948|48]] елларда Башкортстан язучылар берлеге рәисе.