Наилә Гәрәева: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 28:
Наилә Гәрәева сәхнәгә театр яшь актрисаларга мохтаҗ чагында килә. Беренче тапкыр [[1960 ел]]да [[Хәй Вахит|Хәй Вахитның]] «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге яшьлек дәрте белән иҗат иткән 18 яшьлек Рәхилә роле белән үк театр йолдызына әверелә. Бер-бер артлы [[Чыңгыз Айтматов|Чыңгыз Айтматовның]] «Гүзәлем - Әсәл», Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы»нда – Зөбәйдә, [[Хәй Вахит|Хәй Вахитның]] «Рәхим итегез» пьесасында – Зәйтүнә образларын иҗат итә. [[Мәскәү|Мәскәүдәге]] Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлаган бер төркем яшьләр кайтып төшкәндә, Наилә Гәрәева инде сәхнәдә ныклы, ышанычлы, кыю адымнар белән атлаучы танылган актриса була.
Театр училищесын тәмамлап, югары режиссерлык белеме алу өчен [[Мәскәү|Мәскәүгә]] юл тоткан улы Фәритнең труппага режиссер булып кайтуын зур түземсезлек белән көтә ана. Улы театрга режиссер булып кайткач, 7 ел буена иҗат бәхетен каплаган пәрдәләрне Наилә Гәрәева пыран-заран китерә. Сәхнәдә Пьер Бомаршеның “Шаушулы көн”ендә - Сюзанна, [[Туфан Миңнуллин|Туфан Миңнуллинның]] “Шәҗәрә”сендә Сәлимә Сәетбәкова, Э. Де-Филиппоның “Гаугалы гаилә”сендә Мэли, [[Мансур Гыйләҗев|Мансур Гыйләҗевның]] “Бичура”сында Күршекәй булып яшәрә, яшьни, театр күгендә якты йолдыз булып тагын да югарырак атыла. “Әни килде” спектаклендә әни ролен уйнаганы өчен ул “1999 елның хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручысы” исеменә лаек була.
|