Бари Рәхмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Бари Рәхмәт ''(Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин)''''' – [[татар]] совет балалар[[бала]]лар поэзиясенең[[поэзия]]сенең күренекле вәкиле.
 
Бари Рәхмәт [[1897 елныңел]]ның 29 маенда элекке [[Урал губернасыныңгубернасы]]ның Гурьев өязе (хәзерге [[Казакъстан]] ССРның Гурьев өлкәсе) Җилая Коса дигән поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. 1914 елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да (1913—1918) яшүсмер егетнең «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Б. Рәхмәт бу журналның даими авторларыннан береснә әйләнә.
 
Бөек Октябрь революциясеннән соң Б. Рәхмәт, Кызыл Армия сафларына алынып, 1918—1921 елларда Казандагы татар запасной батальонында хезмәт итә, 1919 елдан Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелеп, анда әдәби бүлекне җитәкли. Бер үк вакытта ул иҗат эшен дә ташламый, үзе хезмәт иткән «Кызыл Армия» газетасында һәм шул елларда Казанда чыккан башка матбугат органнарында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») революцион көрәш пафосы белән сугарылган патриотик шигырьләрен һәм үткен сатирик әсәрләрен бастыра.