«Сәйяр» битенең юрамалары арасында аерма

6 байт добавлено ,  9 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
1905 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский [[Санкт-Петербург]]ка барып “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләренә рөхсәт алып кайтса да, алар куелмый кала. <br/>
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Оренбургта халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә [[Фатих Халиди]]нең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Оренбургта татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә.
Ашказарский оештырган труппа [[Казан]]да, Мәкәрҗәдә ([[Түбән Новгород]]та) төрле спектакльләр куя. Труппага СәхипҗамалСәхибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Шаһимәрдәнова кушыла. Хатын-кызлар өстәлгәч иҗат мөмкинлекләре арта.<br/>
[[Файл:Труппа Сайяр.jpg|400px|thumb|right|«Сәйяр» артистлары]]
==Габдулла Кариев җитәкчелегендә==
1907 елның августында Мәкәрҗәдә куелган спектакльләрне караучылар арасында Җаектан[[Уральски]]дан килгән приказчик Миңлебай Хәйруллин, ягъни [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] та була. Бераздан коллектив аны труппаның җитәкчесе итеп сайлый.<br/>
1908 елда, [[Габдулла Тукай]] фатихасы белән театраль коллектив «Сәйяр» (ягъни «күченеп йөрүче») исемен ала.
==Казан чоры==
1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. [[1911 елныел]]ны труппа [[Шәрык клубы]] штатына алына.
 
1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасыитруппасы [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] һәм «Ширкәт» төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]], соңрак [[Шакир Шамильский]] һәм [[Мохтар Мутин]]нар килә. Шулай да «Сәйяр» труппасы җитәкчесе [[Габдулла Кариев]] бу өлкәдә беренчелекне саклый.
 
1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка «Аң» труппасы артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда [[Татар дәүләт академия театры]] итеп үзгәртелә.
33 970

правок