Апас районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 36:
==Тарих==
Апас районы [[1930 ел]]ның 10 августында төзелә. [[1963 ел]]да бетерелә һәм территориясе [[Буа районы]] һәм [[Тәтеш районы]]на бирелә. [[1964 ел]]да кире төзелә. [[1991 ел]]да Апас районыннан [[Кайбыч районы]] бүленеп чыга.
 
==Халык==
====Милли состав====
*[[Татарлар]] – 86,2%
*[[Чуашлар]] – 6,9%
*[[Руслар]] – 6,8%
 
=== Күренекле кешеләр ===
Апасның үзеннән һәм район авылларыннан зыялы шәхесләр күп чыккан. Апас туфрагы районның, республиканың һәм Русиянең горурлыгы булган өч Советлар Союзы Герое, бер Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры, биш Социалистик Хезмәт Герое, бер Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, унҗиде Ленин ордены кавалерлары биргән.
 
[[1887 ел]]да Апас авылында мулла гаиләсендә тәнкыйтьче, әдәбият [[тарих]]чысы һәм тел галиме [[Җамал Вәлиди]] (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) туа. [[1932 ел]]да ул [[репрессия]]ләнә.
 
Апаста [[1891 ел]]да прозаик Садри Җәлал (Садрислам Хәйретдин улы Вәлидов) туган, [[1943 ел]]да вафат булган.
 
Әдәбият галимнәре, профессорлар: Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин (Кызыл Тау, 1903—1985), Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (Морзалар, 1907—1983), Рәшит Әхәт улы Исламшин (Чирү-Бураш, 1989); язучылар һәм шагыйрьләр: Габдулла Харис улы Харисов (Ябалак, 1893—1931), Мансур Кәрим улы Крыймов (Чирү-Бураш, 1898—1938), Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов, Карамасар, 1908—1943), Гали Хуҗи улы Хуҗиев (Карамасар, 1912—1966), Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов (Үтәмеш, 1918—1943), драматург-актер Әмир Аман улы Камалиев (Аманулла, Шыгай, 1960); композитор Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин (Тәүгелде, 1957); җырчылар: Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Хөсәен улы Насретдинов (Шәмбалыкчы, 1911 — 1986), Фердинанд Габдулла улы Сәләхов (Чирү-Бураш, 1955); Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Мансур Әһлиулла улы Ибраһимов (Чатбаш, 1954), Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина (Дәвеш, 1967), Илдус Илгизәр улы Габдрахманов (Апас, 1967) Апас районының төрле авылларында туып үскәннәр.
 
{{Татарстан}}