Фәнзаман Баттал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем =Фәнзаман Баттал
| рәсем = Battal.jpg
| рәсем_зурлыгы =100px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
Юл номеры - 25:
[[1939 ел|1939]] елның 16 февралендә элекке [[Минзәлә районы]]нда «[[кулаклар|кулак]]», «[[халык дошманнары|халык дошманы]]» һәм [[дин]] әһеленең улы буларак, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан игенче гаиләсендә дөньяга килә.
 
Булачак әдипкә тугыз яшь тулган [[1948 ел]]да аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы [[ХуҗәмәтХуҗамәт]] балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә.
 
[[Сталин]] вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе [[Минзәлә]]дә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, [[1957 ел]]да аны тәмамлап чыга. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «[[Ялкын журналы|Ялкын]]»), «[[Чаян журналы|Чаян]]» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләмне, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп, колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә «йөгәнлиләр». Анда ул бер ел чамасы, гаскәри хезмәткә алынганчы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша. [[1958 ел|1958]]—[[1960 ел]]ларда Украинаның Хмельницки, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң да, Ф. Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында [[ВЛКСМ]] өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. [[1963 ел]]да, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, [[Сарман]]да «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта.

[[1961 ел|1961]]— [[1967 ел]]ларда [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика факультетында читтән торып укый, [[1967 ел]]да укуын уңышлы тәмамлагач, Ф. Батталны Башкортстанның [[Калтасы районы]]нда чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. [[1972 ел|1972]]—[[1983 ел]]ларда Фәнзаман Баттал [[Түбән Кама]] шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.
 
[[1984 ел]]да Фәнзаман Баттал [[Казан]]га килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күп санлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, [[1993 ел|1993]]—[[1997 ел]]ларда ул [[Татарстан китап нәшрияты]]нда редактор хезмәтендә була. [[1997 ел]]дан — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.