Нәҗибә Сафина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Илүзә (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Нәҗибә Сафина
| рәсем = Нәҗибә_Сафина.jpg‎
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
Юл номеры - 8:
| һөнәр = шагыйрә, журналист
| туу датасы = 2.03.1949
| туу җире = [[Башкортстан|Башкортстанның]] [[Яңавыл районы]] [[Кисәк-Каен]] авылы
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 24:
'''Нәҗибә Сафина''' — күренекле [[Татарлар|татар]] [[Шагыйрь|шагыйрәсе]], журналист, [[Татарстан Язучылар Берлеге]] әгъзасы.
 
Ул [[1949 ел|1949 елның]] [[2 март|2 мартында]] [[Башкортстан|Башкортстанның]] [[Яңавыл районы]] [[Кисәк Каен]] авылында туа. Әтисе Әхмәтнур — авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы була. Нәҗибә сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның [[Карман]] авылы мәктәбендә ала. [[1967 ел]]да [[Казан]]га килеп, [[КДУ|Казан университетының]] [[татар теле]] һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. [[1972 ел]]да укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән [[Татарстан|Татарстанның]] [[Кама Тамагы районы|Кама Тамагы районындагы]] [[Балтач]] авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, [[1973 ел|1973 елның]] башында ук ул [[Чистай]] шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә [[рус теле]] һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда [[Чистай районы|Чистай район]] газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.
 
Шәһәр уку йортларында [[татар теле|татар теленең]] чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне [[1975 ел]]да [[Башкортстан]]га әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә Краснокама районы үзәгендә — [[Нефтекамск]] шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбедә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булыг эшләп ала, хәтта, янә [[Татарстан]]га килеп, [[Чистай районы|Чистай районыың]] Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.
Юл номеры - 38:
Нәҗибә Сафина - [[1997 ел]]дан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
{{Rq|image}}
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]