Фән: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
FoxBot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: nds-nl:Wetenschop
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Фән''' — кеше эшчәнлегенең аерым төре. Бу эшчәнлек табигать серләренә үтеп керүне, аны объектив рәвештә сурәтләүгә һәм закончалыкларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Бу эшчәнлекнең нигезендә [[факт]]лар җыю, аларны системалаштыру, тәнкыйди [[анализ]] үткәрү һәм аның нигезендә яңа гомумиләштерүләр һәм яңа белем [[синтез]]лау ята. Иң югары ноктасы булып сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгеләү һәм киләчәктә нәрсә буласын алдан әйтеп кую тора.
 
== Фән тарихы ==
Язуның үсеше белән борынгы мәдәният вәкилләрендә табигать, җәмгыять һәм кеше турында эмпирик белем туплана башлана, [[математика]], [[логика]], [[геометрия]], [[астрономия]], [[медицина]] яралгылары барлыкка килә. Бүгенге көн галимнәренең элгәрләре булып хакыйкать эзләү һәм уйланулар төп шөгыльләре булган Борынгы Греция һәм Рим [[фәлсәфәче]]ләре булалар. Борынгы Грециядә белемне төркемләштерү вариантлары килеп чыга.
 
Бугенге рәвештәге фән [[XVI гасыр|XVI]]—[[XVII гасыр]]ларда оеша башлый. Үзенең тарихи үсеше барышында ул техника һәм технология кысалары тышына чыга. Фән җәмгыятькә һәм мәдәнияткә һәр яктан тәэсир итүче иҗтимагый һәм гуманитар яктан әһәмиятле институтка әверелә.
 
{{Rq|stub|image}}