Әбү Хәнифә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Zahidullabot (бәхәс | кертем)
к Робот үзгәртте: кара - карагыз using AWB (7660)
Юл номеры - 16:
 
[[Файл:Abu Hanifa Mosque, 2008.jpg|thumb|right|[[Әбу Хәнифә мәчете]]]]
'''Әбу Хәнифә Ногъман ибне Сабит ибн Зута әл-Фәриси '''(699—767, һиҗрәт буенча 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни [[мәзхәб]]нең берсенә нигез салучы. Әбу Хәнифә [[табигыйн]] буыны вәкиле. [[Гыйрак]]ның [[Куфә]] шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында [[Мөхәммәд]]нең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) [[сәхабә|сәхабәләре]]ләре дә (радый Аллаһу ганһум) була.
 
Әбу Хәнифә [[Әфганстан]]ның төньягындагы затлы фарсы гаиләсендә, [[Габдел-Мәлик ибне Мәрван]] хәлифәлек иткәндә, туа. Аның бабасы исламны [[Гомәр ибнел-Хәттаб]] хәлиф булган вакытта кабул итә. Әбу Хәнфәнең әтисе Куфә шәһәрендә ефәк һәм киемнәр белән сәүдә иткән, һәм үлеменнән соң, әтисенең эше аңа күчә.
 
16 яшендә Әбу Хәнифә әтисе белән [[хаҗ]] һәм [[Мәдинә|Мәдинәдә]]дә Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда [[Габдуллаһ ибнел-Хәрис]]ны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә. Шулай ук ул [[Әнәс ибне Мәлик]] белән дә очраша.
 
Әбу Хәнифәнең гыйлемне туган шәһәрендә - Куфәдә ала. Аның остазлары - күренекле галимнәр - Гата ибне Рабах, Хишам ибне Гъурвә, Нәфигъ була. 22 яшеннән мәшһүр гыйрак галиме - Хәммәд ибн Әби Сөләйман әл-Әшгъаринең укучысы була. Ул аңардан 18 ел дәвамында, остазы үлгәнче, белем ала. Ә аннары үзе шунда белем бирә башлый, Куфә һәм Бәсраның авторитетлы фәкыйһе булып саналган. Аңардан Әбу Юсуф әл-Кади, Мөхәммәд ибнел-Хәсән, Зөфәр ибнел-Хузәйл, Нух әл-Җәмига кебек кебек күренекле галимнәр белем алганнар.
 
Әбу Хәнифәне тәкъвалы (алладан куркучан), юмарт, аз сөйләүчән, уйга бирелүчән, буш, файдасыз сөйләшүләрдән читләнүчән булган дип сөйлиләр. Ул [[намаз|намазның]]ның бер [[рәкәгать|рәкәгатендә]] [[Коръән|Коръәнне]]не укып чыга торган булган.
 
Гомере буена Әбу Хәнифә җитмеш мәртәбә [[хаҗ]] кыла һәм күп [[сәхабә]] һәм [[тәбигыйннәр]] белән очраша.
 
[[Мансур]] хәлифнең [[Бәгъдад]] [[казый|казые]] булырга тәкъдимен кире каккач, аны [[төрмә|төрмәгә]]гә утырталар һәм ул шунда вафат була.
 
== Имам Әбу Хәнифә мәктәбе ==
Юл номеры - 74:
*[http://umma.ru/index.php/vera-i-musulmanskoe-bogoslovie/2534-imam-abu-xanifa Әбу Хәнифә (умма.ру)]
 
== Шулай ук каракарагыз ==
* [[Фәтва]]
* [[Намаз]]