«Яхъя Халитов» битенең юрамалары арасында аерма

27 байт добавлено ,  9 лет назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
}}
'''Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов''' — [[Татарлар|татар]] тәрҗемәче, [[Татарстан]]ның атказанган мәдәният хезмәткәре.
 
== Тормыш юлы ==
 
Ул [[1929 ел]]ның [[22 август]]ында [[Татарстан]]ның [[Тәтеш районы]] Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, башта [[Арча]] педагогика училищесын, аннары [[1972 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетының соңгы курсында укыган чагында ук “Совет әдәбияты” (хәзерге “[[Казан утлары]]”) журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952-1955 елларда [[СССР Фәннәр академиясе]]нең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә яңадан кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (1960-1963) елларда Яхъя Халитов — [[Татарстан китап нәшрияты]]нда редактор хезмәтендә) шунда эшли, [[1963 ел]]дан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. [[1976 ел]]ның гыйнварыннан бирле Яхъя Халитов Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир вазыйфаларын башкара.
152

правки