Алсу Фәйзуллина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Гилаев Айнур (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Гилаев Айнур (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
[[1987 ел|1987 елның]] [[29 апрель|29 апрелендә]] [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|Татарстанның]] [[Яшел Үзән|Яшел Үзән шәһәрендә]] туа. Әтисе - Фәнис исемле, төзүче. Сеңлесе бар. [[1994 ел|1994 елда]] мәктәпкә укырга керә. [[2005 ел|2005 елда]] аны тәмамлый, шул ук елда «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә лауреат була һәм имтиханнарсыз И.В.Әүхәдиев исемендәге [[Казан музыка көллияте|Казан музыка көллиятенә]] укырга керә. Аны [[2008 ел|2008 елда]] тәмамлый һәм ел азагында [[Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры|Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында]] эшли башлый.
 
Көллиятне тәмамлау белән [[Казан дәүләт консерваториясе|Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенә]] укырга керә, аны 2013 елда тәмамлый. Шуның белән бер рәттән читтән торып [[Казан милли тикшеренү технология университеты|Тулеев исемендәге Казан дәүләт технологиктехнология университетында]] белем ала.<ref name="a0" /><ref name="z">[https://www.instagram.com/alsu_faizullina/ Алсу Файзуллина (@alsu_faizullina) • Фото и видео в Instagram]</ref>
 
[[Татарстан|Татарстан Республикасы]] Театр әһелләре берлеге әгъзасы булып тора.
Юл номеры - 34:
<blockquote>«Училищены тәмамлаганнан соң, консерваториягә кердем. Беренче курста укыганда, Ренат Мирзәхәсән улы укытучыма шалтыраткан. «Галиябану» спектаклен куярга җыенабыз, җырчы актрисаларым юк, дигән. Укытучыбыз берничә кешене җыйды һәм безнең арада кастинг оештырды. Кастингка режиссер үзе дә килгән иде, телефон номерларын алып калды. Бу 2008 елның 29 декабре иде. Күпмедер вакыттан Габдулла Кариев театрына чакырдылар. Баштарак бөтен кеше миңа сәер итеп карый төсле иде», – Алсу үзенең беренче роле турында.<ref name="b">[http://shahrikazan.ru/news/teatr/alsu-fyzullina-min-galiyabanunyi-yahshyirak-uynyiy Алсу Фәйзуллина: «Мин Галиябануны яхшырак уйныйм!»]</ref> </blockquote>
 
Шулай итеп, беренче роле [[Мирхәйдәр Фәйзи|Мирхәйдәр Фәйзинең]] "[[Галиябану (спектакль)|Галиябану]]" спектаклендәге Галиябану образы була. Тамашачыга күбрәк нәкъ шул роле, [[Таҗи Гыйззәт|Таҗи Гыйззәтнең]] “Башмагым” спектаклендәге Сәрвәр һәм рабит Батулланың "Зәйтүнәкәй"дәге Зәйтүнә рольләре буенча таныш.
 
<blockquote>«Образларны тудырганда, бер нәрсә дә җиңел генә килми. Режиссер, менә сиңа роль, ничек телисең, шулай куй, дип беркайчан да әйтми. Шул чорга багышланган әдәбиятны бирә, ниндидер журналлардан кульязмалар укырга тәкъдим итә. Тукайга бәйле спектакльне чыгарганда, Тукайның шигырьләрен, аңа багышлап язылган әсәрләрне укыдым. «Галиябану»ны чыгарганда, Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы белән таныштым. Бу спектакльне кем беренче куйган, кайда, ничек куйганнар - бар да кызык иде. Рольләрне эшләгәндә, үз тормышыңдагы кичерешләр дә өстәлә. Минем белән дә шундый әйбер булган иде бит, дип уйлап куясың. Роль тудыру - дөньяга бала тудыру белән бер ул», – Алсу театрдагы эшчәнлеге турында.<ref name="b" /></blockquote>
Юл номеры - 40:
Репертуарында 30ка якын роле бар.
 
* ''Галиябану'' – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2009);
* ''Сәрвәр'' – "Башмагым" (Т.Гыйззәт. 2010);
* ''Зәйтүнә'' – "Зәйтүнәкәй" (Р.Батулла, 2011);
* ''Җырбикә'' – "Җиде кыз" (Н.Исәнбәт, 2011);
* ''Зәйтүнә'' – "Печән базары" (Р.Әюпов. 2010);
* ''Бьянка'' – "Тискәрегә авызлык" (У.Шекспир, 2011);
* ''Куян'' – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
* ''Енот'' – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
* ''Бәрән'', ''Чүл кызы, Чегән кызы'' – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2011);
* ''Халык'' – "Умырзая" (Р.Харис, 2009);
* ''Халык'' - "Йосыф- Зөләйха" (Кол Гали, 2007);
* ''Куян'' - Кышкы әкият ( Ш.Фәрхетдинов, 2008);
* ''Сандугач'' – "Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
* ''Алена'' – "Супер Светофор" (Аманулла, 2015);
* ''Шаян'' – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2016);
* ''Мәүлүдә'' – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
* ''Бәти'' – "Бүре һәм Кәҗә" (Р.Корбан, 2017);
* ''Зөһрә'' – "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" (Р.Вәлиев, 2017);
* ''Асылкош'' – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
* ''Нелли, Сукбай, Шәһәр биючесе'' – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт Ди Камилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
* ''Шәкерт'' – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, Н.Кәримова инсц.);
* ''Галия, Искәндәр'' - "Тапшырыл...ган хатлар" (Г. Кутуй, И. Зәйниев инсц.);
* ''Ләйлә'' - "Ләйлә вә Мәҗнүн" (Н.Ганҗәви, Ю.Тупикина, Л.Янсуар);
* ''Ваемсызлык Патшабикәсе'' - "Хикмәт әкиятләре" (Н.Хикмәт);
* ''Ерак ил хатын-кызы, сихерләнгән кош'' - "Мио, минем Мио" ( А.Линдрген);
* ''Керәшен кызы'' - "Микулай" (Н.Гыйләҗев);
* ''Лилия'' - "Ак чәчәкләр кебек..." (Р. Аюпов 2021);
* ''Сәгыйдә'' - "Сөннәтче бабай" (Р.Әюпов). һ.б.<ref name="a0" />
== Гаилә хәле ==
Ире - Фәнил Фәйзуллин ([[26 август|26.08.]][[1989 ел|1989]], тумышы белән [[Тәтеш районы|Тәтеш районыннан]]), "Казан егетләре" группасы солисты, җырчы. Беренче тапкыр алар 2006 елда «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә танышалар: Алсу инде анда бер җиңеп, сеңлесен алып килгән була, ә Фәнил узган елны бу бәйгедә дипломант булган.<ref name="b" />
 
<blockquote>«Фәнил җырлагач, аның тавышына таң калдым һәм әнигә кайтып сөйләгәнемне дә хәтерлим. Иң беренче тавышына гашыйк булганмындыр», – Алсу ире Фәнил турында.<ref name="b" /></blockquote>
 
Көллияттә укыганда очраша башлыйлар. [[2012 ел|2012 елның]] [[7 июль|7 июлендә]] өйләнешәләр. [[2013 ел|2013 елның]] [[19 август|19 августында]] яшьләрнең Әмирхан исемле малайлары туа. [[2020 ел|2020 елның]] [[6 февраль|6 февралендә]] алар икенче мәртәбә ата-ана булалар: Фәнил белән Алсуның Гомәр исемле малайлары туа.<ref name="z" />
 
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==
* [[2021 ел|2021]] - "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" [[Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы|Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының]] күкрәк билгесе;<ref name="a0" /><ref name="p">[https://intertat.tatar/news/social/07-10-2021/aktrisa-alsu-f-yzullina-dekret-yalynnan-so-tulysyncha-eshk-chumachakmyn-5840375 Яңа сезон ачылышында Кариев театры актрисалары «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.]</ref>
* [[Татарстан|Татарстан Республикасы]] Театр әһелләре берлеге әгъзасы;<ref name="a0" />
* [[2021 ел|2021]] - "Габдулла Тукайның 135 ел тулу уңаеннан" дип исемләнгән медальга лаек.<ref name="a0" />
== Шулай ук карагыз ==
* [[Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры|Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры]]
* [[Гөлназ Галимуллина]]
* [[Ренат Әюпов|Ренат Аюпов]]
 
== Сылтамалар ==