Марко Поло: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
VolkovBot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: ru:Поло, Марко
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Ма́рко По́ло''' ({{lang-it|Marco Polo}}; [[1254 ел]], [[Венеция]] (башка фараз буенча [[Корчула (шәһәр)|Корчула]] шәһәре), — [[8 гыйнвар]] [[1324 ел]], [[Венеция]]) — [[Италия|итальян]] [[сәүдәгәр]]е һәм [[сәяхәтче]]се. [[1271 ел|1271]] - [[1295 ел]]ларда әтисе һәм аның бертуганы Маффео белән [[Азия]] буенча кылалар. Истәлекләрен «Дөньяның төрлелеге турында китап»та ({{lang-it|Il Milione}}) язып калдыра. Аның бу әсәре [[XIV гасыр|XIV]]—[[XVI гасыр]]лар сәяхәтчеләренә, географларына зур тәэсир ясый. Шулай ук бу әсәрне [[Христофор Колумб]]ның [[Һиндстан]]га юл эзләгән вакытта үзе белән алуы билгеле.
 
== Яшь чагы ==
Марко Поло якынча [[1254 ел]]да [[Венеция республикасы]]нда сәүдәгәр гаиләсендә туа. БуАның вакыттаәтисе аныңКөнчыгыш әтисеилләре белән сәүдә итә торган була һәм Марко туганчы ук Никколоул бертуганы Маффео белән [[Азия]] буенча сәяхәт кылып йөргән була. Алар аннан [[1269 ел]]да гына әйләнеп кайталар.
 
== Сәяхәтләре ==
Марко Полоның сәяхәтләре [[1271 ел]]да башлана. Шушы елда Никколо һәм Маффео Кублай ханның үтенечен үтәр өчен яңадан сәяхәткә чыгалар. Бу юлы алар үзләре белән бергә яшь Марконы да алалар.
 
Аның сәяхәтләре турындагы хәтирәләре әтисенең һәм абыйсының [[Бәркә Хан]] яшәгән [[Болгар]] шәһәренә сәяхәте турындагы кереш өлеш белән башлана. Бер елдан соң алар [[Үкәк]] шәһәренә, аннары [[Бохара]]га юнәләләр. Анда [[Левант]]тан килүче илче сәяхәтчеләрне [[Кублай хан]] белән очрашырга чакыра. [[1266 ел]]да алар Кублай ханның [[Пекин]]да урнашкан сараенда хан белән очрашалар. Ул Марко Полоның әтисен һәм абыйсын кунакчыллык белән каршы ала һәм [[Аурупа]] илләре һәм халкы турында күпсанлы сораулар бирә. Шулай ук алар өстенә Рим папасына хат илтүне һәм [[Иерусалим]]дагы [[Гайсә пәйгамбәр]] кабереннән май китерүне йөкли. Хатта грамматика, риторика, логика, геометрия, арифметика, музыка һәм астрономиядә белемнәре булган 100 христиан кешесен җибәрүне сорап язылган була. [[1269 ел]]да ватаннарына әйләнеп кайткач, алар [[Папа Климент IV]]нең үлгәнлеген беләләр һәм яңа папа сайлау озакка сузылганга, май китерү вазифасын тизрәк үтәр өчен, [[1271 ел]]да Марконы да алып [[Аккра]]га баралар.
 
[[Рәсем:Travels of Marco Polo tatar.png|thumb|300px|left|Марко Полоның 1271-1295 еллардагы сәяхәте]]
 
Алар Кытайга диңгез буенча барырга телиләр, ләкин диңгез юлы хәтәр булганга күрә, алар бу юлны сайламыйлар. [[Багдад]], [[Ормуз]], [[Балх]], [[Кашгар]] һәм башка күпсанлы шәһәрләр аркылы алар [[Шанду]] шәһәренә барып җитәләр. Монда ханның җәйге сарае урнашкан була. Сәяхәтчеләрнең Кытайга барып җитүе һәм хан белән күрешү вакыты төгәл билгеле түгел, бу вакыйга [[1271 ел]] белән [[1275 ел]] арасында була. Алар Иерусалимнан китерелгән майны һәм папаның җавабын ханга тәкъдим итәләр.
 
Ханның кунакларны ватаннарына җибәрү теләге булмаганга, алар Кытайда 15 елга якын яшиләр. [[1292 ел]]да фарсы [[илхан]]ы [[Аргун]] хатын сорап Кублай ханга илчелек җибәрә, шул ук елда килен белән җавап буларак җибәрелгән 14 корабтан торучы илчелеккә Поло гаиләсенә дә кушылырга рөхсәт бирелә. Шул рәвешле, алар Ормузга килеп җитеп, аннары [[Иран]] һәм [[Кара диңгез]] аркылы [[1295 ел]]да Венециягә кайтып җитәләр.
 
== Үлеме ==
Марко Полоның сәяхәттән соңгы тормышы турында аз мәгълүмат сакланган. [[1323 ел]]да ул нык авыру сәбәпле ятактан тора алмый ята. [[1324 ел]]ның [[8 гыйнвар]]ында ул вафат була.
 
[[Төркем:Сәяхәтчеләр]]