«Җәрәхәт» битенең юрамалары арасында аерма

37 байт добавлено ,  7 ай элек
төзәтмә аңлатмасы юк
Нет описания правки
Тамга: вики-текст мөхәррире 2017
Нет описания правки
== Төрләре ==
1. Ябык зарарланулар гадәттә күзнең тупас җәрәхәтендә барлыкка килә. Күз алмасының корнеосклераль тышчасы катнашмый, тик интраокуляр зарарлануларны онытмаска кирәк.
 
2. Ачык зарарланулар корнеосклераль тышчаның бөтен калынлыгын җәлеп итә.
 
3. Контузия — тупас җәрәхәттә ябык зарарлану. Зарарлану йогынты урынында һәм шулай ук каршы якта да барлыкка килә ала.
 
4. Ертылу — тупас җәрәхәт нәтиҗәсендә үтәли җәрәхәт. Күз алмасы иң юка ноктасында ертыла, ул йогынты урыныннан кырыйдарак була ала.
 
5. Җәрәхәт — очлы әйбер йогынтысы урынында үтәли җәрәхәт.
 
6. Туналган җәрәхәт — корнеосклераль тышчаның бөтен калынлыгына таралмаган очлы әйбер белән ясалган зарарлану.
 
7. Үтәли җәрәхәт — чыгу тишеге булмаган очлы әйбер белән ясалган аерым җәрәхәт. Мондый зарарлану чит җисем үтеп керү белән бәйле була ала.
 
8. Тишелү керү һәм чыгу юлы булган үтәли җәрәхәттән гыйбарәт; гадәттә очкан әйберләр йогынтысыннан барлыкка килә.
== Алып бару алымнары ==
1. Беренчел карауны түбәндәге тәртиптә үткәрергә кирәк.
 
• Авыру гомеренә янаган зарарланулар төрен һәм күләмен билгеләү.
 
• Җәрәхәт алуның вакытын, урынын һәм шартларын ачыклау.
 
• Ике күзне һәм орбитаны җентекләп карау.
 
2. Махсус тикшерүләр
 
а) гадәти рентгенографияне чит җисем булуына шик булганда үткәрергә кирәк (рәс. 23.9а);
 
б) КТ'ның гадәти рентгенография белән чагыштырганда чит җисемне табу һәм билгеләү мөмкинлекләр югарырак (рәс. 23.9б). КТ шулай ук интракраниаль, бит һәм интраокуляр төзелешләрне тикшерү өчен үткәрәләр;
 
NB МРТ метал чит җисем булуына карата шик булганда каршылык санала.
 
в) УТТ чит җисемне (рәс. 23.9в), күз алмасы ертылуын, супрахориоидаль кан савуны һәм челтәркатлау кубарылуын ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу тикшерү шулай ук хирургик катнашуны ниятләргә мөмкинлек бирә, мәсәлән витрэктомия вакытында яки супрахориоидаль кан савуны корыту кирәк булганда инфузия портлары урнашуын билгеләргә;
 
г) электрофизиологик тикшерүләр КН һәм челтәркатлау саклануын билгеләү өчен, аеруча кичергән җәрәхәттән соң күпмедер вакыт узса һәм күз эчендә чит җисем булуына шик барлыкка килгәндә кирәк.
== Чыганаклар ==
3942

правки