Куйбышев сусаклагычы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
(аермасы юк)
|
1 окт 2010, 17:52 юрамасы
Куйбышев сусаклагычы — Идел елгасының урта өлешендә, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә һәм бер өлеше Татарстанда урнашкан сусаклагыч. Компартия һәм дәүләт эшлеклесе В.В. Куйбышев хөрмәтенә аталган.
Иделдә В.И. Ленин исемендәге Идел ГЭСы плотинасы төзелгәннән соң барлыкка килә. 1955–1957 елларда су белән тулды. Яр буеның гомуми озынлыгы — 2604 км, Татарстанда — 1392 км; мәйданы — 6,15 мең км² (шушың 51 % Татарстанда); су күләме — 57,3 км³; озынлыгы — 510 км; иң киң урыны — 27 км; уртача тирәнлеге — 8 м, плотина янында — 41 м, Казан янында 16–18 м. Судно йөрешле, суы сугару өчен һәм су белән тәэмин итүдә кулланыла, балык тотыла.