Мөхәммәт Мирза: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
{{Ялгыз мәкалә}}
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Ялгыз мәкалә}}
{{Шәхес
{{rq|person|image}}
| исем = Мөхәммәт Мирза
| рәсем = Muhammad Mirza.jpg
| рәсем_зурлыгы = 200px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов
| һөнәр = шагыйрь
| туу датасы = [[1952 ел]], [[3 декабрь]] (рәсми документларда — [[1953 ел]], [[3 гыйнвар]])
| туу җире = [[Татарстан]], [[Актаныш районы]], Чал-манарат авылы
| гражданлык =
| милләт = татар
| үлем датасы =
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Мөхәммәт Мирза''' (''Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов'') - шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
==Биография==
[[1952 ел]]ның [[3 декабрь|3 декабрендә]] (рәсми документларда — [[1953 ел]]ның [[3 гыйнвар]]ы) [[Татарстан]]ның [[Актаныш районы]] Чал-манарат авылында туган. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә укып ала. Мәктәптән соң, [[1970 ел|1970]]—[[1971 ел]]ларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. [[1971 ел|1971]] —[[1975 ел]]ларда ул — Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты. Институтны уңышлы тәмамлап, [[1976 ел|1976]]—[[1977 ел]]ларда хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм [[1979 ел|1979]]— [[1984 ел]]ларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. [[1984 ел|1984]]—[[1996 ел]]ларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм [[1998 ел]]дан [[2001 ел]]га кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы буенча мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. [[2001 ел]]дан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. [[2005 ел]]да исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.
 
Әдәби иҗат эшенә Мөхәммәт Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә ул узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул — күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да төп иҗат өлкәсе — поэзия. Ул — классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул — кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза — заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән эретелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре.
Строка 9 ⟶ 31 :
Мөхәммәт Мирза эпик жанр әсәрләре — поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турашыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һәм башка [[поэма]]лары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнде. Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч дистәгә якын җырлар иҗат ителгән.
 
М. Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы күренекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. [[1987 ел]]да ул [[Актаныш районы]]нда «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, [[1991 ел|1991]]—[[2002 ел]]ларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. [[1996 ел]]да Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңга таба да берләшмә әгъзаларыннан унике авторның төрле нәшриятларда уналты исемдә мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Соңгы ун-унбиш ел эчендә әдәби берләшмәдә иҗат чыныгуы алган егермеләп егет һәм кыз әдәбият-сәнгать өлкәсендә ныклап үз урынын тапты, ике кеше Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.
 
М. Мирза — республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырылды. Ул республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә яңа проектлар, программалар төзегәндә үзенең эшлекле тәкъдимнәре белән булыша, халкыбызның традицион йолаларын, бәйрәмнәрен кайтару, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни багланышлар урнаштыру, мәгърифәтчелекне җәелдерү кебек эшләрдә үзеннән нәтиҗәле өлеш кертә.
Строка 21 ⟶ 43 :
==Библиография==
Мингалим Р. «Кемгә кирәк без бу кыяфәттә...»//«Кәккүк тавышын санадым» китабына кереш сүз.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә — бул!//Казан утлары.— 1997.— № 11.— 148—164 б. Гыйльманов Г. Юл һәм сагыш шагыйре//Мәдәни җомга.— 1999.— 12 февр. Әгъләм М. Гомеренең җәйге чагы//Казан утлары.— 2003.— №1.— 106—1076. Вәлиев М. Нечкә хисләр, көчле хисләр// «Киек каз юлында» китабына кереш сүз.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары.— 2003.— № 11.— 139—1456. Юнысова А. Уйчан шигырьләр//Ватаным Татарстан.— 2003.— 14 нояб.
 
[[Төркем:Шагыйрләр]]