Аергыч (синтаксис): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
Жөмләнең предмет төшенчәсен атаучы кисәгенә ияреп, шул предметларның билгесен, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдерүче кисәк аергыч була. Аергыч буйсынган кисәкне аерылмыш диләр. Аерылмыш күбрәк исемнәр һәм исемләшкән башка сүзләр белән бирелә. Аерылмыш җөмләнең теләсә нинди кисәге булырга мөмкин, димәк, аергыч җөмләнең теләсә кайсы кисәге янында була ала, һәм аерылмыш кайсы кисәк булып формалашса да, аергыч үзгәрешсез кала. Без биредә аергычларны кайсы сүз төркемнәре белән бирелүенә карап төркемлибез. Һинд-Европа телләрендә аергычлар күбрәк сыйфатлар белән бирелсәләр, дөресрәге, аергыч булып килгән исем сыйфат формасын алса, төрки телләрдә исем, аергыч булып килгәндә дә, исем булып кала, күп очракта сыйфатка әйләнми. Шуңа күрә төрки телләрдә исемнәр белән бирелгән аергычлар күбрәк очрыйлар.
== Исем белән бирелгән аергычлар ==
 
Аерылмышка иялек килеше һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч. Монда иялек килеше формасын — аергыч, тартым формасын аерылмыш ала. Аергыч I, II зат алмашлыклары булганда, аерылмыш сөйләмә әдәби телдә тартым кушымчасын алмаска да мөмкин, мәсәлән: минем китап, синең китап. Ләкин язма әдәби телдә, кагыйдә буларак, тартым кушымчасын төшереп калдырмыйлар: минем китабым, синең китабың формасын кулланалар. Аергыч өченче затка караган сүз белән бирелгәндә, аерылмыштан тартым формасы төшеречми. Тик тезмә әсәрләрдә генә чыгармалар булырга мөмкин, мәсәлән: Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет киткән урманга утынга... (Г. Т.)
Аергыч түбәндәге очракларда иялек килеше кушымчасын ала: