Аергыч (синтаксис): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 63:
* 4. –дай, -дәй кушымчалы рәвеш белән бирелгән аергыч аерылмышны үзеннән (аергычтан) аңлашылган әйбергә яки күренешкә тиңләп ачыклый. Мәсәлән: Җырга салып, җырдай тормышыңны үзеңә бүләк итәсе иде. (X. Т.) Калтырый җир, таудай танкларның дәһшәтләрен күрсә идегез! (Ф. К.)
* 5. Башка төрле ясалма рәвешләр һәм сыйфатлар белән бирелгән аергычлар да аерылмыштан аңлашылган әйберне төрле яклап ачыклыйлар. Мәсәлән: Анда татарча спектакль куела. (Г. К.) Ничә йөз еллык зур карт имәнне... Дманкүл чокыры өстенә аша ташлады. (Г. И.)
=== Төп сыйфат һәм рәвешләр белән бирелгән аергычлар. ===
Мондый аергычлар аерылмышка янәшә тору чарасы аша иярәләр һәм аерылмыштан аңлашылган әйберне төрле яклап ачыклыйлар:
а) төсен белдерәләр: Мәйдан буш, кызыл өй ялгыз калды. (Г. И.)
Юл номеры - 70:
д) эчке характерын, үзенчәлеген, белдерә: Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Г. Т.)
е) эчке халәтне, эчке сыйфатны белдереп, күбрәк, алынма сыйфатлар белән бирелгән аергычлар йөриләр: Табигый объектив законнарны үз белдегең белән генә бозып булмый. (С. Т.) Сезгәме соң гомуми эшләр артыннан йөрү! (К. Т.)
== Саннар белән бирелгән аергычлар ==
Мондый аергычлар аерылмышка янәшә тору чарасы аша бәйләнәләр һәм аерылмыштан аңлашылган әйбернең (затның) санын белдерәләр. Отрядта ике йөз батыр бар. (Г. И.) Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр. (Ф. Ә.) Ун кешене аттылар, җиделәп кеше генә качып котыла алды. (Г. И.) Сан белән бирелгән аергыч аерылмышка төрле, артык сүзләре ярдәмендә дә иярергә мөмкин. Мәсәлән: Бишесе биш төрле характерда. Утыздан артык солдат кул куйган. (С. Ә.)
Хәбәрлек сүзләр белән бирелгән аергычлар. Бу төр аергычлар, хәбәрлек сүзнең мәгънәсенә һәм бәйләүче чараларның төренә карап, аерылмыштан аңлашылган әйберне (затны, төшенчәне) төрле яктан ачыклыйлар. Мәсәлән: Бәхеткә каршы, икмәкче күнде, итекчегә кирәге кадәр икмәк бирде. (Г. Т.) Мин кирәк хәтле мал бирермен. (X. И.) И, калдыр әле юк уйларны. (К. Т.) Дөнья кайнарга тора, шундый вакытта сез җыен юк-бар эш артыннан йөрисез. (Г. Й.)
== ФИГЫЛЬЛӘР БЕЛӘН БИРЕЛГӘН АЕРГЫЧЛАР ==
Сыйфат фигыль белән бирелгән аергычлар. Алар түбәндәге мәгънәләрне белдерүче аерылмышны ачыклыйлар:
* а) аерылмыштан аңлашылган үтәүчене ачыклыйлар: Күргән бер кеше сорап тора. (Г. И.) Һәммәсе карар күзне рәхәтләндерә. (Г. И.) Егет шул киләчәк каһарманлыклар белән канатлана иде. (Г. И.)
* б) аерылмыштан аңлашылган объектны ачыклый: Җырланасы җырымны иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. (Г. К.)
* в) процессның үтәлү урынын яки вакытын ачыклый: Кайтыр юл түбән таба иде. (Г. И.) Ат җибәрәчәк вакыт җиткән икән. (Ф. X.)
* г) процессны үтәүдә катнашкан коралны ачыклый: Азатка әтисе — ата торган мылтык бүләк иткән иде. (С. Ә.)
* Инфинитив белән бирелгән аергыч.
Бу төр аергыч аерылмыштан аңлашылган әйбернең (затның, төшенчәнең) булу максатын белдерә: ...кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. (Г. И.) Сизенәм: егетләрнең урнашырга исәпләре юк түгел. (Ф. X.)
== Чыганак ==