Аергыч (синтаксис): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''АЕРГЫЧ'''- җөмлә кисәге. == Гомуми мәгълүмат. == Жөмләнең предмет төшенчәсен атаучы кисәгенә ияреп, шул предметларның билгесен, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдерүче кисәк аергыч була. Аергыч буйсынган кисәкне аерылмыш диләр. Аерылмыш күбрәк исемнәр һәм и...»
 
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 18:
* ж) әйбер үзенең билгесенә каратыла: Нәфисә өй эченең җыйнаклыгына һәм пөхтәлегенә кызыгып утырды. (Г. Б.)
* з) бөтен үзенең өлешенә каратыла: Төрле фәннәрнең нигезләрен үзләштерү су кебек кирәк. (К. Н.) Майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. (Г. И.)
=== Аерылмышка янәшә тору һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч. ===
=== Аерылмышка янәшә тору һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч. ===
Мондый аергыч, кагыйдә буларак, аерылмышка янәшә торып кына бәйләнә ала. Бу очракта да аергыч белән аерылмыш бер әйберне (затны, төшенчәне) икенче әйбергә (затка, төшенчәгә) каратып ачыклый, төгәлли, димәк, монда да бер әйбер икенче әйбергә каратыла. Түбәндәге әйберләр бер-берсенә каратылалар:
* а) нинди дә булса бер әйбер билгеле әйбергә каратыла. Аергыч булып билгелелеге болай да — иялек килешен алмыйча да — аңлашылып торырлык әйберләрне белдерүче сүзләр: кеше исемнәре, ялгызлык исемнәр, дөньяда бер генә булган уникаль әйберләрне атаучы исемнәр һәм аергычлы исемнәр киләләр: Моңарчы без Наташа бригадасы кадәр эшли алмадык... (Г. Б.) Рахимовлар гаиләсе белән катышу Хәяткә беркадәр үзгәреш бирми кала алмады. (Ф. Ә.) Без, яшь көчләр, чыныгабыз эштә, нурланабыз кояш нурында. (X. Җ.) Безнең партия политикасы күпчелекнең теләгенә туры килә. (Г. Б.)
Строка 33 ⟶ 32 :
* л) объект үтәүчегә каратыла: Про летариат революциясе өчен ул ике улын корбан итте. (Г. И.)
* м) һәм башка төрле мөнәсәбәтләр: Тыңлаучылар көлешеп куйды һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алды. (Ә. Ф.) Карчыкның сәнәк фетнәсеннән калган күңел ярасы һичбер төзәлмәде. (Г. И.)
=== Аерылмышка янәшә тору чарасы аша бәйләнгән аергыч ===
Мондый аергыч, аерылмыш белән бергә, бер әйбернең (затның, төшенчәнең) икенче әйбер (зат, төшенчә) аркылы ачыклануын белдерә. Түбәндәге әйберләр берсе икенчесе белән ачыкланалар:
Строка 65 ⟶ 63 :
* 4. –дай, -дәй кушымчалы рәвеш белән бирелгән аергыч аерылмышны үзеннән (аергычтан) аңлашылган әйбергә яки күренешкә тиңләп ачыклый. Мәсәлән: Җырга салып, җырдай тормышыңны үзеңә бүләк итәсе иде. (X. Т.) Калтырый җир, таудай танкларның дәһшәтләрен күрсә идегез! (Ф. К.)
* 5. Башка төрле ясалма рәвешләр һәм сыйфатлар белән бирелгән аергычлар да аерылмыштан аңлашылган әйберне төрле яклап ачыклыйлар. Мәсәлән: Анда татарча спектакль куела. (Г. К.) Ничә йөз еллык зур карт имәнне... Дманкүл чокыры өстенә аша ташлады. (Г. И.)
 
=== Төп сыйфат һәм рәвешләр белән бирелгән аергычлар. ===
Мондый аергычлар аерылмышка янәшә тору чарасы аша иярәләр һәм аерылмыштан аңлашылган әйберне төрле яклап ачыклыйлар:
Строка 73 ⟶ 70 :
д) эчке характерын, үзенчәлеген, белдерә: Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Г. Т.)
е) эчке халәтне, эчке сыйфатны белдереп, күбрәк, алынма сыйфатлар белән бирелгән аергычлар йөриләр: Табигый объектив законнарны үз белдегең белән генә бозып булмый. (С. Т.) Сезгәме соң гомуми эшләр артыннан йөрү! (К. Т.)
 
== Саннар белән бирелгән аергычлар ==
Мондый аергычлар аерылмышка янәшә тору чарасы аша бәйләнәләр һәм аерылмыштан аңлашылган әйбернең (затның) санын белдерәләр. Отрядта ике йөз батыр бар. (Г. И.) Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр. (Ф. Ә.) Ун кешене аттылар, җиделәп кеше генә качып котыла алды. (Г. И.) Сан белән бирелгән аергыч аерылмышка төрле, артык сүзләре ярдәмендә дә иярергә мөмкин. Мәсәлән: Бишесе биш төрле характерда. Утыздан артык солдат кул куйган. (С. Ә.)