Васил Гарифуллин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калып + төркем өстәү, викиләштерү |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 26:
== Тормыш юлы ==
Васил Гарифуллин [[1961 ел]]ның 1 октябрендә [[Саба районы|Саба]] (1991 елдан [[Теләче районы|Теләче]]) районы [[Югары Кибәхуҗа]] авылында туа. 1978 елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң, [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика бүлегенә укырга керә. Студент елларында татар филологиясе бүлеге галимнәре [[Фәрит Юсупов]], [[Хатыйп Миңнегулов]], [[Флера Сафиуллина]] җитәкләгән [[Диалектология|диалектологик]] һәм [[фольклор]] экспедицияләрендә катнаша. Интервью жанрының тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган диплом эше яклый. 1983 елны университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм шул ук елны [[Татарстан ДТРК|Татарстан телевидениесенең]] авыл хуҗалыгы тапшырулары редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә Бөтенсоюз телевидение һәм радио хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында белемен камилләштерә. 1986 елда В. Гарифуллин Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. 1990 елның февралендә [[Галимҗан Ибраһимов|Г. Ибраһимов]] исемендәге [[Тел, әдәбият һәм тарих институты]] каршындагы советта "Хәбәри жанрларның композицион-сөйләм төзелеше" темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1994 елдан татар журналистикасы кафедрасы доценты булып эшли.
[[Казан (Идел буе) федераль университеты]]ның Социаль-философия фәннәре һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире (''[[2018 ел]]дан'').
|