Люция Хәсәнова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Timlesj (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
1951 нче елның 3 июнендә ТАССР [[Арча районы]] районы [[Хәсәншәех]] авылында туа. Кечкенәдән үк җырларга ярата. Районда, мәктәптә, үткән җыр бәйгеләрендә катнашмыйча калмый. [[Яңа Кенәр урта мәктәбе|Мәктәпне]] тәмамлаганнан соң, [[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле|Татарстан җыр һәм бию ансамбленә]] кабул ителә. Анда эшләгән елларда [[Урта Азия]]дә, [[Себер]]дә, Балтыйк буе республикаларында, Русиянең күп кенә шәһәрләрендә була.
 
1970 нче елда, Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы ачылгач, ансамбльнең хор җитәкчесе Җ. Котдусов тәкъдиме белән шушы уку йортында белем ала. Люциянең җырлавы анда тагын да камилләшә, дирижерлык һөнәрен дә үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, күп тапкырлар хорда башлап җырлый. Вуз студентлары белән [[Германия]]гә бара һәм, татар халык җырларын башкарып, тамашачыны таң калдыра. Университет капелласы белән студентларның [[Рига]]да үткән “Ювениус-79” конкурсында катнаша һәм, “Сибелә чәчәк” җырын башкарып, беренче урынны алып кайта.